ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2014 ел
җомга

Олы Бакырчы авыл җирлегендә дә Җиңү бәйрәме тантанасы истәлекле булды. Барлык авыл халкы Батырлар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелып өлкәннәрне хөрмәтләделәр. Батырлык яшь буынга үрнәк итеп куелды.

9 Май – Җиңү көне уңаеннан, район үзәге Апаста һәм авылларда бәйрәм митинглары үтте. Олысы-кечесе, барлык райондашлар әлеге чарада актив катнаштылар.

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Чүпрәле районында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган йөзү буенча районара турнир узды. Анда Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Апас районнары балалары катнашты. Апастан 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында Даниэль Малиновский 50 метр брасс һәм 100 метр ирекле йөзү стильләрендә беренче урынны яулады.

Бар гомерен намуслы, фидакарь хезмәткә багышлаган, табыннар муллыгы, яшәешебез байлыгы өчен туган ягы кырларында маңгай тире түккән Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, Янгелде авылында яшәүче Василий Аверьяновка Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Татарстан Геройларының җәмәгать оешмасы тарафыннан бүләк тапшырылды.

1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын билгеләү уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннары белән очраша.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм!

Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры балалары, ачы елларда ятим калган апа-абыйлар! Кадерле кунаклар!

Апас муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән, шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән чын йөрәктән кайнар котлыйм.


7
май, 2014 ел
чәршәмбе

Районда кыр эшләре тулы куәтенә бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көнгә чәчү барлык мәйданның 63 процентында төгәлләнгән. Бөртеклеләр барлык мәйданның 91 процентында чәчелгән.


6
май, 2014 ел
сишәмбе

6нчы май көнне Тәүгелде һәм Югары Ындырчы авылларында барлык уңайлыклары булган модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Әлеге чарада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты.

Республика буенча барган әлеге социаль-гуманитар проектка апаслылар да кушылды. Барлык уңайлылыклары булган якты, иркен палаталарда ветераннар, инвалидлар дәва ала. Алар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Үзләренә күрсәтелгән игътибар, хөрмәттән өлкәннәр канәгать.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International