18 апрельдә Төбәк һәм Табар Черкеннәре арасында ике кеше гомере белән бәйле юл һәлакәте булган иде. Тулырак тикшерү эшләре алып бару өчен, әлеге вакыйганың шаһитлары район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итсен иде. Телефон – 21-5-75.
Хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башлыгы Заһидуллин Рәшид Нәҗиб улы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнде
2 майда, иртәнге сәгать алты белән сигез арасында “Татарстан Яңа гасыр” телеканалында баручы “Манзара” тапшыруында Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов белән әңгәмә күрсәтеләчәк. Бөек Җиңү бәйрәме һәм музейлар көне уңаеннан узган тапшырудан Апас районы турында бик күп мәгълүмат алып булачак.
30 апрельдә башкарма комитетның архив бүлеге тарафыннан Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тарихи документлар интернет-күргәзмәсе ясалды.
2014 ел – Мәдәният елы уңаеннан, район мәдәният йортында театрлар фестивале старт алды. 12 майда, 19.00 сәгатьтә район мәдәният йорты сәхнәсендә Борнаш халык театры Фоат Әбүбәкеровның "Әбиләргә ни житми” спектаклен күрсәтәчәк. Керү – түләүсез.