ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2013 ел
җомга

Апас муниципаль район башлыгы Р.Н.Заһидуллинның 2013 елгы Сабан туе бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

9.20-10.00 – Театральләшкән күренеш – үзәк мәйдан.

10.00-10.45 – Бәйрәмне ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү – үзәк мәйдан.

10.15-16.00 – Милли көрәш – үзәк мәйдан.

11.00-13.00 – Ат чабышы – ипподром.

10.30-14.00 - Балалар концерты, балалар уеннары – балалар мәйданчыгы.

11.00 – 16.00 - Сәнгать осталары концерты – эстрада мәйданы.


30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерүчеләре” бәйгесенең йомгаклау туры узды. Беренчелек өчен республиканың район һәм шәһәрләреннән 46 команда көрәште.

1 июнь – Халыкара балаларның яклау көне. Шул уңайдан, 1 июнь, шимбә көнне, Сабан туе аланлыгында балалар өчен Сабан туе үткәрелә. Нәниләребез, күз нурларыбыз өчен кызыклы уеннар, тамашалар, сюрпризлар булачак.

24 май көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Бу көн һәм бу көнне чыңлаган кыңгырау тавышы һәрбер чыгарылыш класс укучысының күңелендә мәңге сакланыр.


29
май, 2013 ел
чәршәмбе

Мөселманнарның дини бәйрәме быел да Изге Болгар җиренә меңләгән кешене җыйды. 25 май көнне “Изге Болгар җыены” бәйрәменә безнең районнан да 90 кеше юл тотты.


24
май, 2013 ел
җомга

17 май көнне Апас мәктәбе гөр килеп торды. Чөнки биредә ел саен уза торган һәм көтеп алынган, балаларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән районкүләм “Аҗаган” спорт бәйгесе үткәрелде. Биредә районның 21 мәктәбеннән икешәр командага бүленеп, укучылар 9 этаптан торган төрле спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар.

Әле кайчан гына бу егетләрне армиягә озаткан идек. Тәртипле, тәүфыйклы булырга сүз биреп, истәлек бүләкләре белән киттеләр алар. Бер сизелмичә узып та киткән, егетләребез исән-имин, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәп туган төбәкләренә кайта башладылар. Назыйр Курамшин (Азбаба), Руслан Шәфигуллин (Тәүгелде), Динар Нургалиев (Апас), Рәшит Зиннуров (Карамасар), Ирек Әхмәтҗанов (Багыш) илебезнең төрле шәһәр-өлкәләрендә хезмәт итеп, якыннарын изге хәбәрләре белән генә сөендереп торганнар. “Бер ел гына булса да сагындыра икән туган як, хәзер тырышып эшләргә, белем алырга кирәк”, – диләр алар.

“SMS Универсиада” акциясе кысаларында Биеш мәктәбендә “Күңелле старт”лар үтте. Ярышларда укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Тирә-юньгә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган, яман гадәтләрдән ерак торырга өндәгән плакатлар эленде. Акциянең ахырында барлык катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.

Олы Болгаер авылы янәшәсендәге Кыр чишмәсенә самовар куелды. Бу эш клуб мөдире Миңнегөл Галиева инициативасы һәм Биектауда яшәүче авылдашлары Әнсар Галиев ярдәме белән башкарылды. Хәлим һәм Айдар Галиевләр, Айзат Миңнуллин һәм Анатолий Иванов әлеге изге эшне күңел биреп, җиренә җиткереп эшләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International