ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2013 ел
җомга

15 майда район мәдәният йортында хәрби хезмәткә хәзерләнүче егетләр өчен бәйрәм тантанасы булды. Язгы чакырылышта армия сафларына районыбыздан 28 егет китәчәк. Алар арасында югары белем алып өлгергән 6 егет тә бар.


17
май, 2013 ел
җомга

15 майда 10.00 сәгатьтә Апаста «Йолдыз» район газетасы Күчмә Кубогына һәм призларына җиңел атлетика буенча чираттагы – 49нчы йөгерү эстафетасы уздырылачак. Үзәк стадионда үткәрелгән бу традицион ярышка гадәттәгечә районның барлык 9 һәм 11 еллык мәктәпләренән һәм күрше районнардан 4әр кешелек командалар чакырылды.


13
май, 2013 ел
дүшәмбе

7 май көнне район үзәгендәге Батырлар Мемориаль Комплексы янында өлкәннәр күз яшьләре аша кабат үзләренең якыннарын эзләделәр, хатирәләрен яңарттылар.


6
май, 2013 ел
дүшәмбе

Район Мәдәният йорты сәхнәсендә Апас халкы сәламәтлеге сагында торучылар арасында иң-иңнәрне билгеләделәр.


29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләп-кагыйдәләрен бозган, урман янгыннары китереп чыгарган очракларда гаеплеләргә җәза шактый катгыйланды. Бу хакта безгә Буа урманчылык хуҗалыгының Төбәк Черкене участок урманчылыгы (дәүләт казна идарәсе) урман мастеры Илнар Гатауллин хәбәр итте.

Олы Бакырчы һәм Урта Балтай авыл мәчетләре шәкертләре Рифат Мөхәммәтҗанов белән Шамил Хантимеров үз авыллары һәм Апас Мәдәният йорты сәхнәсендә бик еш дини чыгышлар ясыйлар.


23
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Дәвеш, Коштавылы, Караборнаш һәм Колгына игенчеләре быелгы язгы чәчү эшләренә ныклап әзерләнделәр. Горбунов исемендәге берләшмәнең иң уңдырышлы басулары да шушы авылларда.

19
апрель, 2013 ел
җомга
Авыл хуҗалыгы авиациясе ярдәмендә быел районда 5500 гектар уҗым кырлары һавадан тукландырылачак. “РОСА” үзйөрешле агрегатлары, чәчкечләр белән 15000 гектардан артык уҗым, күпеллык үлән басуларына ашлама тамырдан кертеләчәк.

11
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Район башкарма комитеты бинасының актлар залында Казан федераль университетының юридик факультет белгечләре район халкы белән очрашты.Биредә гражданлык, җир һәм мирас мөнәсәбәтләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Белгечләргә үзләрен борчыган сораулар белән 6 кеше мөрәҗәгать итте һәм алар урында ук аңлатмалар, җаваплар алдылар.

5
апрель, 2013 ел
җомга
 “Зөя” балаларның ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Хәйдәр Хәлим улы Булатов республикакүләм игълан ителгән “Иганәче – 2012 ел” бәйгесендә катнашып Дипломга лаек булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән бу олы бүләкне аңа шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин тантаналы шартларда тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International