ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
22 сентябрь – шимбә көнне Казан шәһәренең Җиләкле бистәсендә Апас районы хезмәтчәннәре авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

20
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
23 сентябрьдә район Сабан туе мәйданында “Милләтләр кроссы-2012” спорт ярышлары үткәрелү көтелә.

19
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Апаска быел бер генә дә килгәне булмаган кеше рәсемдәге менә бу бинаны танымый торса гаҗәпләнерлек түгел. Апас районара полициясе (күнегелгән гадәт буенча милиция дип укы) бүген әнә шундый мәгърур һәм ыспай. Янәшәсендәге Апас янгын часте бинасы мондый ясалма мәрмәрле “күлмәк”не былтыр ук “кигән” иде инде.

17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 14нче октябрендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 45нче номерлы Апас бермандатлы сайлау округы буенча депутатларны өстәмә сайлауларда теркәлгән кандидатларга яки сәяси партияләргә 15.09.2012 – 13.10.2012 (24:00) чорына сайлау алды агитациясе материалларын газетада бушлай һәм түләүле бастыру буенча 2012 елның 12 сентябрендә редакциядә жирәбә узды.
– Быел Апас районында дәүләт заказы нигезендә һәм шулай ук башка төрле ысуллар белән төзелеп, 9500 квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Беренче сентябрьгә бу йөкләмәнең үтәлеше 102% тәшкил итеп, район буенча барлыгы 9700 кв.м. торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Ел ахырына кадәр район күләмендә әле тагын йортлар төзү мөмкинлеге бар – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.
Районга эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ак барс” Холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров һәм аның урынбасары Николай Титов килде. Әлеге сәфәрнең төп максаты – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге көзге эшләр белән танышу иде.

12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Үз йолаларыбызны, җырыбызны, моңыбызны үзебез сакламасак, аларны кем саклар, киләчәк буыннарга нинди эз, нинди мирас калыр, узган чорларны кем хәтерләр, чал тарихыбызга кем борылып карар соң? Менә шушы уйлар белән әле 1-2 ай элек кенә олы болгаерлылар музей оештыру эшенә керешкәннәр иде. Үткәннәрне барлау, буыннар чылбырын бәйләү, тарихи-мәдәни ядкәрләрне мәңгеләштерү максаты белән башланган эш төгәлләнеп, 8 сентябрьдә авыл халкы музей ачу тантанасына җыелды. Тарихи-мәдәни мирас елында узган бу чара авылдашларны, якташларны, дусларны күрештерде, очраштырды, гапләштерде, күңелле ял иттерде.

11
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
8 сентябрьдә билгеләп үтелгән финансчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, районыбызның барлык мәктәпләрендә дә “Финанс грамоталылыгы көне” узды. Банк, пенсия фонды, казначылык һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре югары класс укучылары белән очрашып, кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр.
Җәй башында район үзәк хастаха­нәсенең беренче катында башланган колачлы реконструкция эшләре ахырына якынлаша.
Рәсәй Президенты тарафыннан 90 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлау турындагы Указ гамәлгә кергәннән соң районыбыздагы күпме  өлкән кеше, үзләрен шулай хөрмәтләгәннәре өчен күз яшьләре аша рәхмәтләрен җиткерделәр. 10 сентябрь көнне Каратун бистәсендә яшәүче, 90 яшен тутырган Маһруй әби Галиуллинага да район башлыгы Р. Н. Заһидуллин ил башлыгының котлау открыткасын тапшырды һәм үз исеменнән дә изге теләкләрен ирештереп, иңенә ак мамык шәл салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International