Примите искренние поздравления с важнейшим государственным праздником - Днём России!
Уңайсыз метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм!
Министрлык авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген Татарстанда 3 992 фермер эшчәнлек алып бара. Алар көче белән 2019 елда гына да 25 млрд. сумнан артык продукция җитештерелгән.
Һәр районда үз эшләрен ачып, аякларында нык торучы һәм үз туган авылларында яраткан эшләре белән шөгыльләнү кешеләр, фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар. Туган җиргә булган мәхәббәтне буыннан-буынга күчерүче тулы бер фермер династияләре барлыкка килде.
Көндәлек фидакарь хезмәтегез һәм республика халкын натураль фермер продукциясе белән тәэмин итүгә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар һәм югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телим!
М.А. Җәббаров
Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗЛАУ
Ата-аналар һәм балалар өчен мәгълүмат: "Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре!"
Эковесна конкурсы
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Урта Балтай мәдәният йортында социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелде.
Тулырак: http://apastovo.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/apasta-sotsial-khezmtkrlrne-khrmtldelr
ТР Министрлар Кабинеты элегрәк кертелгән чикләүләрне төшерә торган 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертте. Аерым алганда, 8 июньнән урамда медицина битлекләрен йөртү гамәлдән чыгарыла. Шулай ук ваклап сату эшләре объектлары 22:00 һәм 6:00 арасында эшли алмаган чикләүләр дә төшерелә. Моннан тыш, Роспотребнадзорга алдан хәбәр иткән очракта, гражданнарны кабул итә һәм урнаштыра башларга мөмкин. Балалар шифаханә-савыктыру лагерьлары искәрмә булып тора. Алар элеккечә санитар-эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга кадәр ябык кала. 11 июньнән җәйге верандага кафе һәм рестораннар эшкә рөхсәт үз көченә керә. 15 июньнән КФҮдә беренчел керүгә язылу гамәлдән чыгарыла, хәзер аларга гадәти режимда йөрергә мөмкин, әмма социаль дистанцияне үтәү шарты белән.
Ел саен Татарстанда яшәүче 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү өчен кан тапшыра. Аларның яртысы диярлек (42%) 25 - 34 яшьлек яшь төркеменә керә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Республика кан үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.
14 июньдә илдә һәм дөньяда Бөтендөнья кан доноры көнен билгеләп үтәчәкләр.