2020 елның 14 апрелендә 9: 00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлары берләшмәсе Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорт адресы буенча авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен «хатын-кыз игътибары» телефон линиясен оештыра.
"Кайнар линия" телефоны: 8(800) 201-16-00.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерү программасы буенча КФХ сайлап алуны игълан итә.Грантның максималь суммасы 30 млн сум тәшкил итәчәк. Крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эшләү тәҗрибәсе мәҗбүри таләп булып тора.
Карабай авылында яшәүче Хөснуллина Сафия Гашик кызы 2020 елның 9 апрелендә үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылый.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.
Апас районында «Без бергә» акциясе дәвам итә. "Строймаркет" ҖЧҖ җитәкчесе Сәләхов Д. Р. опекун Зиннурова Ф. Г. гаиләсенә ярдәм күрсәтү өчен акча бирде. Үз акчаларын «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» хезмәткәрләре дә кертте.
“Бердәм Россия” партиясенең республика бүлеге Татарстанда җыелган волонтерларга ярдәм итү өчен партия кертемнәренең гомуми суммасыннан акча бүлеп бирде. Партиянең Апас җирле бүлегендә әлеге ярдәмне коронавирус таралуы шартларында аеруча зәгыйфь кешеләргә ярдәм итү өчен кулланганнар һәм алар өчен саклык битлекләре тегә башлаганнар.
7 апрельдә, дөньяның күп кенә илләрендә чаралар Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлана. Апас районы укучылары да читтә калмады. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина хәбәр иткәнчә, алар укытучылар белән бергә башта сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәтлекне ничек саклау турында сөйләшкәннәр.
Гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, коронавиус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары кысаларында, 30.03.2020 һәм махсус күрсәтмәләргә кадәр территориаль салым органында салым түләүчеләрне кабул итү туктатылган, шул исәптән шимбә көннәрендә дә.
Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышын үткәрде. Федерация Советы, федераль хакимият органнары, күзәтчелек органнары, төп финанс оешмалары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, шулай ук Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия вәкилләре эчке азык-төлек базарындагы һәм тулаем АПКдагы вәзгыять турында бергәләп фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы Россиянең 21 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданины авыл җирендә эшләүгә яки яшәүгә карамастан рәсмиләштерә ала. Мәсәлән, авылга күчәргә теләүче. Әмма төзелеш объекты яки җир һичшиксез авыл, авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни шәһәр тибындагы поселоклар һәм халкы 30 меңгә кадәр территорияләрендә урнашырга тиеш. Әйтик, бирегә Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә һәм башкалар керде.