ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 19-31 мартында, язгы мәктәп каникуллары чорында, Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт автоинспекциясе балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Бала-төп пассажир!» чараларын уздыра. Юл-патруль хезмәте нарядлары автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдереләчәк. Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак.    

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе «Чиләбе кошчылык фабрикасы» ҖАҖдә кош гриппы вирусын ачыклау турында хәбәр итә. Диагноз Владимирдагы Бөтенроссия терлекчелек фәнни-тикшеренү институты раслаган, анда пробалар яңадан җибәрелгән. Шул уңайдан Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова буалыларны берничә профилактик чара үтәргә чакыра. 

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акчалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар ала ала.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге барлык гражданнарга, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, җәмәгать урыннарына сирәгрәк барып, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү өчен, шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре алуга дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе 01.01.2020 елдан декларация кампаниясе башлануын искә төшерә.

“Интернет киңлекләре һәм социаль челтәрләрдә зур шәһәрләрдә азык-төлек товарларының дефицитка әверелеп баруы турында ялган, фейк-хәбәрләр таралды. Безнең райондагы һәр кибет көндәлек күзәтү астында тора. Азык-төлек ассортименты төрләре йөзләгән пункттан тора һәм һәр сәүдә ноктасында ул төгәл үтәлә. Авыл җирлекләре һәм район үзәгендә белгечләр һәм махсус комиссия кибет киштәләрендәге азык-төлек, көнкүреш товарлары даими товарлары һәм аларга бәяләрнең артмавын көндәлек тикшереп чагыштырып һәм теркәп бара“, - диде Шамил Гаффаров.

Мәрзия әбине олы юбилее белән котлап, изге теләкләрен җиткерде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров һәм Апас ш.т.п. башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов. Озын гомерле ветеранга истәлекле дата уңаеннан илебез Президентының Котлау хаты, котлау открыткасы, район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Шулай ук озын гомерле ханым «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медале белән бүләкләнде. Бүген Мәрзия әбине кызы Фирдәвес белән кияве Рәфыйк карый. Әби, көч-хәл белән хәрәкәт итсә дә, яхшы күрә һәм ишетә.

Район хуҗалыкларында орлык материалы әзерләү, эшкәртү һәм инкрустация эше уртача тәүлеклек температура 5 градуска якын җылылык урнаштырганда башлана.

Татарстан Республикасында нәселле терлекчелек торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Республиканың 16 районы көзге культураларны тукландыруга кереште. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре керештеләр инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International