ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2020 ел
шимбә

  Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарны һәм күчемсез милек базарының профессиональ катнашучыларын кабул итү графигына үзгәрешләр кертә. Хәзер Казанда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую сораулары буенча консультацияләр Авангард урамы, 74 нче йорт адресы буенча урнашкан 7 нче подъездда һәр чәршәмбе 8.00 дән 12.00 гә кадәр үткәрелә. Шул ук көнне мөрәҗәгать итүчеләр күчемсез милек объектларының үзгәрешләрен исәпкә алу, кадастр исәбеннән төшерү, ызанлау планнарын йөкләгәндә адресларны һәм хаталарны үзгәртү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә алалар.

   «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» 2019-2021 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның 20-22 мартында Казан шәһәрендә “авыл кешеләр өчен” дигән семинар уздыра. Семинарның төп максаты-яшьләрне Татарстан Республикасы авыл җирлекләре,җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә җәлеп итү. Семинар кысаларында түбәндәге темаларга кагылышлы белем бирү программасы планлаштырыла:

Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.

  Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына (http://myrosmol.ru/)  гаризалар кабул итү башланды.Беренче тапкыр бәйге физик затлар өчен дә, Россия вузлары өчен дә бер үк вакытта үткәрелә.

     Конкурста 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр, үзләренең уникаль проектын тормышка ашыру өчен 2,5 млн.сумга кадәр ярдәм ала алачак; Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән югары белем бирү оешмалары (казна учреждениеләреннән тыш). Югары уку йорты һәр номинациядә өчтән дә артык булмаган проект тәкъдим итәргә хокуклы. Конкурс нәтиҗәләре буенча бер оешмага һәр номинациядә бер генә проектны гамәлгә ашыру өчен грант бирелергә мөмкин. Югары белем бирү мәгариф оешмаларына грант күләме 15 млн сумнан артмаска тиеш.

https://fadm.gov.ru/news/53568

Бүген көндез алмашынучан болытлы һава көтелә, температура 3... 5°, җил көньяктан уртача тизлектә. Басым нормадан бераз югарырак. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә болытлы һава көтелә, температура 1... 3°. Басым нормадан бераз югарырак. 8 мартта, тәүлек дәвамында болытлы һава, бераз яңгыр көтелә, төнлә 1. 3°, көндез  5.. 7° градус, көньяк-көнбатыштан  уртача тизлектәге җил.

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.

2019 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.


6
март, 2020 ел
җомга

Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин авыр чир белән көрәшүче, мөмкинлекләре чикләнгән нәни райондашларыбызның күптәнге хыялын тормышка ашырды


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитетында 2020 елның 5 мартында "Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышын китерүне һәм таратуны булдырмау буенча кичектергесез чаралар турында" дигән темага киңәйтелгән утырыш үткәрелде.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Жаваплы җитәкче вазифасын башкаручы һәм шул ук вакытта иң гүзәл зат булып кала белгән хатын-кызлар Апас Туган якны өйрәнү музеенда үткән бәйрәм чарасының иң кадерле кунаклары булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International