ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Тагылмалы җайланма эчендә янгын сүндерү өчен кирәкле булган барлык җиһазлар тупланган.

2020 елның 1 февраленнән 2020 елның 30 июненә кадәр 2020-2021 уку елына 1 нче сыйныфка гаризалар кабул ителә. Апас муниципаль районы Башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының аерым территорияләренә муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрен беркетү турында» гы 6 нчы санлы Карары нигезендә Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе Апас һәм Апас торак пунктларына беркетелгән.Иске Әнәле.

Апас электр челтәрләре коллективы бүген еллык эшкә нәтиҗә ясады һәм профсоюз җыелышы уздырды.

Бүген көндез болытлы һава көтелә, көчле кар, урыны белән томан, 0.градус. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Басым нормадан бераз түбәнрәк. Геомагнит кыр тыныч. Кичен-бераз кар. Якындагы төндә болытлы һава торышы, бераз кар, температура -5..-7°. Атмосфера басымы норма чикләрендә. 1 февральдә, тәүлек дәвамында болытлы һава көтелә, бераз кар, төнлә -5..-7°, көндез -3..-5°, җил йомшак.

Апас мәктәбенең 10 “б”сыйныфы укучысы Лилия Тимербаева география фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашып, уңыш яулады.

Татар Пучинкәсе авылында яшәүче Гаделҗан һәм Әлфия Мөхәммәтҗановлар 50 ел үрнәк гаилә юлы узган.

Районда Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши.

Иске Әнәле клубында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр оешкан.

Апас урта мәктәбендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, мәктәп директорлары катнашында “Аерым белем бирүне таләп иткән балаларны укытуны оештыру“ дип исемләнгән семинар-киңәшмә узды.

Оешма җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аларга һәр эштә актив булырга, яшь буынны тәрбияләүдә балаларның әти-әниләре, укытучылар, авыл мәчетләре имамнары белән кулга-кул тотынышып эшләргә чакырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International