Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Форумның яңа сезонында иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча биреләчәк.
ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, районның мәдәният хезмәткәрләре картлар йортларында күңел ачу чаралары оештыра.
Зур Куккүздә районкүләм чаңгы ярышы узды
Мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт табиблар һәм шәфкать туташларын фәрештләргә тиң күрә. Авыл фелдшерлык-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре белән очрашуда ул шулай дип белдерде.
Район үзәк китапханәсе 10-16 февраль көннәрендә “Ихлас күңелдән китап бүләк ит“ акциясе оештыра.
Бүген көндез болытлы һава көтелә, бераз кар, көчле томан, 0 градус. Җил көньяк-көнбатыштан. Басым бик түбән. Геомагнит кыр тыныч. Кичен-бераз кар, көчле томан. Якындагы төндә болытлы һава торышы, көчле кар, көчле томан, температура -1..+1°. 4 февральдә, тәүлек дәвамында түбән басым фонында болытлы һава көтелә, көчле кар, көчле томан, төнлә -1..+1°, көндез -1..Җил көнбатыштан.
Апас муниципаль районы Советы аппараты юристы, Апас муниципаль районы Яшьләр парламенты Рәисе-Апас муниципаль районыннан Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты әгъзасы Закиров Салават Рәхимулла улы "һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесендә җиңде. Әлеге конкурс Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында үткәрелде. Салават Закиров "Муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле авыл җирлекләреннән мәгълүмат җыю өчен иң яхшы җаваплы" номинациясендә җиңү яулады. Конкурс Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында узды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Салаватка җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Яшьләр парламенты Рәисе, Апас муниципаль районыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы, Апас муниципаль районы Советы аппараты юристы Закиров Салават Рәхимулла улы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының "2019 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында" коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Апас районы яшьләре белән актив эшләгәне өчен һәм Татарстан Республикасы Яшьләр парламентында актив эшләгәне өчен һәм Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтенең 25 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улының Рәхмәт хатын алды.
Апас урта мәктәбенең 7“А“ классы әти-әниләре республикакүләм “Дус сыйныф серләре“ бәйгесендә катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ува-молоко» компаниясе (Удмуртия) җитәкчелеге белән очрашты.