«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс (алга таба - Конкурс) гамәлгә ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сугару мәсьәләләре турында фикер алышты.
Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең продуктивылыган арттыру чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен билгеләп үтә. Чаралар бөтен дөнья буйлап, шул исәптән Россия Федерациясендә дә уза.
Профессиональ керемгә салым - 2019 елдан кулланырга мөмкин булган яңа махсус салым режимы. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Зона турларында уңыш яулаган иң-иңнәр Каратун мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады. Фестиваль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның100 еллыгына һәм районыбыз оешуга 90 ел тулуга багышланды.
“Фестиваль Апаста һәрвакыт киң колачлы итеп үткәрелә. Балалар да елдан-ел күбрәк тартыла. Быел да яшь талантлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Матур чыгышлары белән сөендерделәр”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары Кызыл-Тау, Әлмәндәр, Каратун, Иске Йомралы җирлекләрендә узды.
14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет җитәкчелеге белән очраша, уку йортындагы юнәлешләр белән таныша һәм 2020 елда укырга кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алалар. Укып бетергәннән соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүчеләр өчен масатчан уку программалары турында һәм югары уку йорты студентларына һәм аны тәмамлап чыгучыларга дәүләт ярдәме чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйлиячәк.
Чара түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһәре, Ферма 2, д.53.
Бүген көндез алмашынучан болытлы һава көтелә, 7... 9°, җил көньяктан, уртача тизлектә.Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә болытлы һава кәтелә, урыны белән яңгыр, температура 6... 8°. Басым нормадан бераз түбәнрәк. 12 мартта,тәүлек дәвамында түбән басым булу сәбәпле болытлы һава көтелә, көчле яңгыр, төнлә һәм көндез 5 7°, җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.