ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Горбунов берләшмәсенең алты бүлекчәсендә дә игенчеләр язгы чәчү эшенә керештеләр.

 


 

26 нчы апрельдә район үзәгендә Апас эчке эшләр бүлеге һәм район Ирекле халык дружинасы штабы тантаналы таралу (развод) уздырды.

 

 


26
апрель, 2019 ел
җомга

Апас мәктәбе коллективы өчен 26 апрель – Бөек Тукай туган көн үзенчәлекле буларак үтте

 

 

26 апрель – радиация һәлакәтләрендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көне. Бу аянычлы вакыйгадан соң 32 ел вакыт узган. Безнең районда да авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 13 кеше теркәлгән.

 

Дәвештәге “Зөя“ сәламәтләндерү үзәгендә 10 көн дәвамында тын юлларыннан интегүче райондашлар өчен түләүсез дәвалану курслары оештырылды. Аларны көн саен махсус автобуслар үзәккә алып килде һәм кайтарып куйды.

 

Апас мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Инсаф Сафиуллин (җитәкчесе Энҗе Сафиуллина) яшь язучылар бәйгесенә үзенең иҗади эшләрен тәкъдим итеп, җиңү яулады.

 

 

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Кояшкай“ балалар бакчасында Туган тел көне узды

 

 


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Республикада 22 апрельдә башланып киткән “Татарстанның чиста урманнары“ акциясе буенча Апаста 24 апрельдә район үзәгендәге оешмалар район Сабантуе аланы, аның янәшәсендәге урман читләрен һәм Каратуннан Апаска килүче олы юл буенда моннан 35-40 еллар элек утыртылган кыр ышыклау посадкасында зур өмәгә чыкты. Район хакимияте коллективы иң зур эш күләме башкарды.

 

Апас мәктәбе укучылары Иске Әнәле авылы янәшәсендәге чишмәгә барып, аны җыештыру эшләрен оештырдылар.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Традиция буенча Апас үзәк китапханәсе "бөтен дөнья - театр" девизы астында узган "Библиотөн - 2019"Бөтенроссия акциясендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International