Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
Районга язгы кыр эшләре белән танышу максаты белән Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин килде.
Апаста район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары өчен махсус Сабан туе уздыру матур традициягә керде. Ул быел тугызынчы тапкыр узды.
7 майда Апас муниципаль районы Башкарма комитетында алиментлар буенча бурычларны түләтү буенча гражданнарны бердәм кабул итү узачак. Консультацияне опека һәм попечительлек, социаль яклау, суд приставларының башкару һәм прокуратура хезмәте белгечләре үткәрә.
Районда “Әйдә, шаяРТ” татар КВН лигасы уеннары оештырылды.
Ул үз эченә авыл китапханәсен, авыл җирлегенең эш бүлмәләрен һәм фельдшер-акушерлык пунктын алган. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев белдерүенчә, төзекләндерү эшләре республикакүләм программа нигезендә башкарылган.
27 апрель көнне Казан шәһәренең Җиңү паркында Россия янгынчылыгының 370 еллыгы уңаеннан масштаблы шәһәр бәйрәме узды.
Апаслылар бердәм булып туган ягыбызны яшелләндерү, агач утырту акциясенә кушылды.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, Апас урта мәктәбе укучылары “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылды.
Биредә бер трактор җир әзерли, өч чәчү агрегаты эшли. Айдар Рәхмәтуллин, Рамил Ибатуллин, Рафаэль Садретдиновлар барлык технологияләрне кулланып эшлиләр.