28 июль көнне көндез һәм кич белән Татарстан Республикасында урыны белән яшеннәр, көчле җил 17-22 м/с, боз явуы ихтимал.
Бүген иртәнге сәгатьләрдә Апас-Каратун юлының Апас бистәсендәге Тукай урамы киселешендә чираттагы “Тоннель” операциясе узды.
Апас музеендагы “тере почмак” та бүген тиен, алтын балыклар һәм ташбакалар бар. Онытмасагыз, тиенгә колакка ятышлы исем кушу буенча бер кечкенә генә конкурс игълан иткән идек. Апас мәктәбе укучылары Адилә Салаватуллина белән Ралинә Мингазиева бик чая, бернидән курыкмаучы Алтай тиененә “Кузя” исеме бирү яклы. Тагын кемдә нинди тәкъдимнәр бар?
Район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” хезмәте җитәкчесе Марат Хәйдәров соңгы вакытта телефоннан кылган гамәленең ахырын уйламыйча шаярып шалтыратучыларның артуына борчыла. Андыйлар арасында бала-чага да, олылар да бар.
Көннәр кызу тору сәбәпле Апас районында янгын буенча 3 класс янгын куркынычлыгы билгеләнде.
Бүген 26 июль көнне Апас шәһәр тибындагы поселокта Үзәк паркта кино күрсәстәчәкләр. "Три богатыря и принцеса Египта" исемле мультфильмны кичке 9 да карап булачак.Рәхим итегез!
Татарстанда кош авыруы аркасында 5 районда карантин игълан иткәннәр.
Кичә иртән Волгоград шәһәренә юлга кузгалган балалар исән-имин барып җитттеләр.
Татарстан Республикасының “Гостехнадзор” идарәсе җитәкчесе Радик Зиятдинов, Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Айдар Сәләхов, Илнар Хафизов, район авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалыкларның җитәкче-белгечләре катнашында районның барлык урып-җыю һәм җир эшкәртү техникаларын кырда эшләтеп-сынап карап кабул итү үткәрелде.
27 нче июль көнне сәгать 9:00 дан 16:00 кадәр Апас район больницасында Казаннан РКБ белгечләре кабул итәчәк.