Апас яшьләре Ленар һәм Мәликә Мотыйгуллиннар яшьлек туйларын билгеләп үттеләр
Бүген район башлыгы Рәшид Заһидуллин яңа гына сафка баскан, тиздән кулланышка тапшырылачак биналарда барган төзелеш эшләре белән танышты.
22 июль көнне “Бердәм Россия” партия әгъзәлары 9 сентябрьдә узачак сайлауларга кандидатлар сайлау эшен алып бардылар. Районда булган буш депутат мандатлар урынына дәрәҗәле һәм лаеклы кандидатларны барлау максатыннан бердәм россиялеләр үз араларында сайлау уздырды. Апас, Каратун, Сатламыш, Болгаер, Тутай авыл советларында яшәүче партия әгъзәлары алдан оешкан организацион комитетка тапшырылган гаризалар нәтиҗәсендә ясалган бюллетеннар алып, яшерен рәвештә лаеклы кандидатка үз тавышларын бирделәр.
Исәп-хисап комиссиясе урында ук бюллетеньнәрне санап, нәтиҗәләрен игълан итте.
Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, уртача тизлектә; яшен вакытында 17-22 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17º; көндез +28..+33º градус.
Бу делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев һәм Мирхәт хәзрәт Җамалиев җитәкләде.
Горбунов берләшмәсе игенчеләре беренчеләрдән булып көзге бодай суктыру эшенә керештеләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин житәкчеләр, механизаторлар белән очрашып уңышлар теләде.
Бүген Апаста, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас, Тәтеш районнарының муниципаль архив хезмәткәрләре мөһим киңәшмәгә җыелды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев Хәдичә әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Хәрби хезмәткә әзерлек, патриотик тәрбия, Россия Иминлек министрлыгы, Татарстан Хәрби Комиссариаты белән хезмәттәшлек, армия һәм флотка язгы чакырылыш нәтиҗәләренә багышланган республика даими комиссия утырышында Татарстан хөкүмәте вице-Премьеры Рөстәм Нигмәтуллин безнең район эшчәнлеген югары бәяләде. Быел Татарстаннан язгы чакырылыш буенча 3200 ир-егет армиягә китте.
Татарстан хөкүмәте, район хакимияте карары һәм ярдәмендә Апас мәктәпләрендә укучы балалар өчен җәйге ялны файдалы һәм эчтәлекле итеп узуга тиешле мөмкинлекләр бар.