Бүген 26 июль көнне Апас шәһәр тибындагы поселокта Үзәк паркта кино күрсәстәчәкләр. "Три богатыря и принцеса Египта" исемле мультфильмны кичке 9 да карап булачак.Рәхим итегез!
Татарстанда кош авыруы аркасында 5 районда карантин игълан иткәннәр.
Кичә иртән Волгоград шәһәренә юлга кузгалган балалар исән-имин барып җитттеләр.
Татарстан Республикасының “Гостехнадзор” идарәсе җитәкчесе Радик Зиятдинов, Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Айдар Сәләхов, Илнар Хафизов, район авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалыкларның җитәкче-белгечләре катнашында районның барлык урып-җыю һәм җир эшкәртү техникаларын кырда эшләтеп-сынап карап кабул итү үткәрелде.
27 нче июль көнне сәгать 9:00 дан 16:00 кадәр Апас район больницасында Казаннан РКБ белгечләре кабул итәчәк.
27 июль көнне, 19.00 сәгатьтә, Әлмәт районының “Авылым йолдызлары” җыр һәм бию ансамбле барлык апаслыларны Үзәк ял паркына күңелле кичәгә чакыра. Керү бушлай. (0+).
Танай-Турай авылы егете Фәнис белән Байраш авылы кызы Фәния Гашыйгуллиннар үзләренең яшьлек туйларын билгеләп үттеләр
Биештән Ильнур һәм Фәнзия Азизовлар парлы тормыш юлына аяк бастылар. Яшьләргә бәхетле һәм мул тормыш телибез!
Бүген Зур Күккүз авылында гомер кичерүче Зәйтүнә әби Миңнегалива үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршылады. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин аны истәлекле гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау Хатын, шәхсән үз исеменнән котлау открыткасы һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Апаста гомер итүче, биш бала анасы Фәһимә Насыйбуллина өе каршында бу шимбә иртәсендә машиналар бик күп иде. Ул-кызлары, килен-кияүләр, оныклары бу көнне аны туксан яшьлеге белән тәбрикләде.