Мәктәп тормышында актив һәм тырышып, яхшы билгеләренә генә укучылар, төрле фәннәрдән район, зона, Татарстан һәм Россиякүләм олимпиадаларда, конкурс-акцияләрдә катнашып җиңгән, диплом-Грамоталарга лаек булган укучылар өчен район башлыгы Яңа ел чыршысы бәйрәме быел 5 январьда район мәдәният йортында үткәреләчәк.
Ленар Гаффаров җитәкчелегендәге электр челтәрләре коллективында 46 кеше хезмәт күрсәтә.
Бер ай элек районның барлык 19 мәктәбендә дә укытучылар арасында сайлап алу туры уздырылды.
Мәктәпләрдә кышкы каникуллар районда 25 декабрьдән башланачак.
Район мәдәният йорты һәм ЗАГС буеннан узып китүчеләр игътибар итми калмагандыр!?
Бүген Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче 23 өлкән райондашыбызга район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Республика Гадәттән тыш хәлләр даими комиссиясенең чираттагы утырышыннан соң ук 20 декабрьдә район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы үткәрелде.
Урып-җыю эшләре барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы Министрлыгы тарафыннан кыр эшләренең барышы турындагы язмаларга бәйге игълан ителгән иде.
Иске Йомралы мәктәбе янәшәсендә ачык боз мәйданчыгы эшли башлады.
Әнәле чишмәсеннән районның халыкны социаль яклау идарәсе, Муса Җәлил урамы һәм үзәк хастаханәдән күпфункцияле Үзәккә кадәр быел барлыгы 3 километрга якын яңа брусчатка тротуарлар, күперчек салынды һәм яңартылды.