ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Республикада “Эколидер“ бәйгесенә йомгак ясалды.

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, хөкем ителү, үтелмәү, җинаять эшен тикшерү фактлары яки аны туктату турындагы хәбәрнамә, белешмәлекне район эчке эшләр бүлеге белән беррәттән күпфункцияле үзәктә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр аша да алырга була.

Апас “Алтын алка” боз сараенда Апас хоккей клублары Лигасы беренчелегенә һәм Татарстан “Алтын алка” матчлары, яшьләр һәм зурлар арасында районара иптәшләрчә очрашулар дәвам итә.

Балык Бистәсе районында “Әхмәт Гадел укулары“ республика фәнни-гамәли конференциясе узды.


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Россиядә  Хәрби Комиссариатлар оешуның 100 еллыгы уңаеннан Апас мәктәбенең кече спорт залында 16 декабрьдә яшүсмерләр арасында “Ягез әле, егетләр!” зур спорт ярышлары уздырылды. 

Узган ялларда Танай-Турай һәм Чүрибураш авылы үзешчәннәре авылдашларына Аяз Гыйләҗевның “Шикәрем син, балым син” спектакльлен күрсәттеләр. 

Каратун урта мәктәбенең “Илһам” түгәрәгенә йөрүче 10 нчы сыйныф укучылары сыйныфташлары һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә башкалада сәяхәттә булып кайттылар.

Иске Йомралы “Сандугач” балалар бакчасында тәрбияләнүче Хусаинов Рамин белән Буа шәһәренең, “АБВГДЕЙКа“ балалар бакчасында узган “Нәни эзләнүчеләрнең беренче адымнары ” дип аталган фәнни-гамәли, зонаара конференциядә катнаштык.

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Апас муниципаль район Советының өченче чакырылыш чираттагы утырышы узды.


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Янгелде авылында яшәүче “Хезмәт даны” орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьянов 14 декабрьдә Апастан зур кунаклар каршылады. Район башлыгы исеменнән аңа Россиякүләм Геройлар көне уңаеннан бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина тапшырды һәм матур теләкләрен ирештерде.  Тиздән чираттагы туган көнен-82 яшьлеген каршылаучы Василий Игнатьевич һәм аның балалары бу кадер-хөрмәткә бик канәгать булып, үз чиратларына район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен ирештерделәр. Василий Аверьяновның Апаста Батырлар аллеясында бюсты да бар. Ул әле быел гына эшләнеп куелды. Ул бу эшне башлап, җиренә җиткереп башкаручыларга да зур рәхмәтен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International