ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

14 июль көнне Акхуҗа авылында Питрау бәйрәме оештырыла.

Ул 14.00 сәгатьтә башлана. Татарстан, Чувашия Республикасы, Ульян өлкәсе җырчылары килүе көтелә. Район мәдәният хезмәткәрләре шулай ук күңелле программа әзерли. Төрле уеннар, күңел ачулар, дискотека була. (0+)

Район мәдәният йорты каршында “Зәлидә“ уеннары башланып китте.

Быелгы җәйдә беренчесе 11 июль кичендә узды. Җыр-бию яратучы райондашларыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, хәрәкәтле уеннарда катншаты. Һәр чәршәмбе көнне “Зәлидә“ райондашларны ял иттерәчәк.

Дәүләт тарафыннан күп балалы гаиләләргә шактый ташламалар каралган.


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Оешма-предприятие тирә-юнен, үзләренә беркетелгән урамнарны чүп-чардан, чүп үләннәреннән арындырдылар. Чәчәкләргә су сибелде, төпләре йомшартылды. 

12 июль. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә; яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы   +12..+17˚, көндез +21..+26˚ градус. 

Татарстан, Башкортстан, Чувашстан Республикаларында сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Сәләт» берләшмәсе җәйге профильле сменалар уздыра. Бу җәйдә узачак 25 сменада 15 мең сәләтле бала катнашачак.

Апас районында экологик десант 15 июльдән эшли башлачаяк. Башкарма комитет, территорияләрне төзекләндерү һәм тәртипкә китерү буенча административ комиссия, мәдәният хезмәткәрләре, волонтерлар һәм "ФОРПОСТ" активистлары елга ярларын  чистартырга чыгачак. Акциядә 30дан артык кеше катнашуы көтелә.

  Акция районның барлык торак пунктларында дәвам итәчәк. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. 


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Норлат районында “Уяв“ чуваш мәдәнияте республика бәйрәме узды.

Булачак тренерларны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе әзерләячәк.

11 июль көнне район Мәдәният йорты каршыда “Зәлидә“ уеннары үтәчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International