ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Бу минутларда Апас күгендә кара болытлар җыела башлады.


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Чурибураш авылында яшәүче Диләүфрүз әби Габидуллина 90 яшьлек олы гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, бүләкләр, чәчәк бәйләме алды. Аны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Чурибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов котлады.

Заготзерно егете Илнар Миннебаев хәрби бурычын үтәп кайтты.

Ул бер ел дәвамында намус белән хезмәт итте. Әтисе Альмир, әнисе Гөлүсә аны горурланып каршы алды. Солдат Мактау грамоталарына лаек булды.

Синоптиклар кыска вакытлы яңгыр фаразлый. Атна буе кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы исә бераз төшәчәк һәм уртача 22-24 градус тәшкил итәчәк. Төнге температура – 13-15 градус җылы. 


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген илебездә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә. Бу уңайдан Сатмышлылар авыл клубына 53 ел буе иңне иңгә куеп, сынаулы юлларны бергә үтеп, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берсенә терәк-ышаныч булып яшәүче Хәлилулла абый белән Оркыя апа Сәлаховлар гаиләсен тәбрикләргә җыелды.

Мөхтәрәм райондашлар!

Кильдураз  мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Галаутдинова (укытучысы Гимранова Гөлназ) рус балалары өчен татар теле предметы буенча  республика күләм олимпиада буенча призлы урынга лаек булды. Молодец!

Табар-Черки мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Вероника Кузьмина һәм Мария Сусарина чуваш теле укытучылары Сусарина Светлана Петровна  җитәкчелегендә чуваш теле буенча республика күләм олимпиадасында катнаштылар  .

Кызлар чуваш телен бик яхшы белүгләрен күрсәттеләр һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Афәрин!


6
июль, 2018 ел
җомга

Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы дәүләт программасы буенча соңгы 2-3 елда зур яңарыш кичерде.

Янгелде авылында мәчет төзү эше бара. Әлеге изге эшкә райондашлар, якташлар, күңелендә игелек булган һәркем ярдәм итә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International