“Төзекләндерү эшләрен икенче каттан башладык. Заманча, матур, зәвыклы материаллар белән эшләдек.
Агымдагы ел Россиядә Экология елы буларак игълан ителгән иде. шул уңайдан Апас урта мәктәбендә “Бөтенроссия Тыюлык дәресләре“ узды.
Ватан сакчылары бәйрәм көннәрендә Апас мәктәбе зур спорт залында авыл яшьләре арасында волейбол ярышлары үтте.
3 мартта Апасның “Алтын алка” Боз сараенда Татарстанның Идел аръягындагы 7 районы хоккей командалары иптәшләрчә очрашуга кунакка чакырылды.
Районда “Йолдызлык“ (“Созвездие“) фестиваленең сайлап алу турларында иң-иңнәр булып танылган нәни йолдызчыклар катнашындагы гала-концерт район мәдәният йорты сәхнәсендә 3 мартта 15.00 сәгатьтә була.
Якташыбыз, табигать җырчысы Мәрди Рафиковның тууына 90 ел уңаеннан, үзәк китапханәдә һәм Апас туган якны өйрәнү музеенда “Мин табигать җырчысы“ дип исемләнгән эчтәлекле кичә узды.
Һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә 14 яше тулган укучыларга тантаналы төстә паспортлар бирү матур традициягә әверелде.
Дәвештә яшәүче Нурлыгаян әби Фатыйхова 95 яшьлек юбилеен каршы алды.
Заготзерно бистәсендә 2009 нчы елдан бирле эшләп килүче “Нәҗиб” мәчете бүгенге көндә тагын да көязләнеп, матурланып китте.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район хәрби комиссары Илшат Паймурзин үз коллективы, дуслары белән бергәләп Биеш мәктәбендә 21-22 февральдә мини-футбол буенча ир балалар арасында чираттагы традицион турнирын үткәрде.