ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Район күләмендә язгы кыр эшләренә быел барлыгы 250 агрегат чыгачак.

4 февральдә район үзәк шифаханәсендә “Ачык ишекләр“ көне булачак. 


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Студентлар көне унаеннан, Зур Болгаер клубы мөдире Галиева Миңнегөл апа белән берлектә яшьләр өчен “Матур әдәбиятта гүзәл яшьлек" дигән әдәби кичә үткәрелде. 

Ленинград чылганышыннан чыгуга 73 ел, шул уңайдан Тутай авылында яшәүче хөрмәтле ветераныбыз Гиззатуллина Галия Сафи кызын район башлыгы  урынбасары Марат Нуриев, авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова котлап бүләкләрен тапшырдылар.

Морзалар авылында яшәүче Мәхмүзә әби Халикованы олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй президентының котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Урта Биябашта уе еллар элек оешкан “РиФ” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирдүс Мингазиев иганәсендә район тарихында беренче тапкыр Каратунда балалар хоккее буенча Күчмә Кубокка беренче ярыш үткәрелде.


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген районда 26 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. 8 гаилә мини-фермасы теркәлгән.

Апас үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, Язучылар союзы берлеге әгъзасы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узды. 

Быел “Ел укытучысы – 2017“ бәйгесе Апас һәм Каратун мәктәбе базаларында узды.

Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасында “Ел тәбриячесе – 2017“ бәйгесе узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International