Буа шәһәрендәге “Теремок“ балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экология буенча юнәлеш бирү“ дигән тема буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
7 декабрьдә Апас мәдәният йортында мөмкинчелекләре чикләнгән райондашлар арасында шашка-шахмат ярышлары була.
Апас үзәк шифаханә вәкилләре Гөлсинә Гайнуллина, шәфкать туташы Гөлгенә Сафиуллина декабрьнең беренче декадасында Россиякүләм игълан ителгән “ВИЧСТОП” акциясе кысаларында Апас мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашып, эчкерсез һәм ачык сәламәтлек дәресе үткәрделәр.
2016нчы елның 9нчы декабрендә 07.00 сәгатьтә район хакимияте бинасының утырышлар залында өченче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узачак.
Районда иртә яздан басуларга җир әзерләү, чәчүгә барлыгы 290 агрегат чыгарга тиеш.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия“ партиясе рәисе Дмитрий Медведевның җәмәгать кабул итүләр буенча региональ җитәкчесе Татьяна Воропаевага апаслылар үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Урта Балтай тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар һәм өлкәннәр өчен ике атналык сәламәтләндерү курслары башланды.
1-10 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар ункөнлеген үткәрү буенча киң күләмле программа төзелгән.
1 декабрь – СПИДка каршы Халыкара көрәш көне.
Апас районында инвалидлар ункөнлеге башланып китте.