Халыктан сөт җыючылар айга бер тапкыр сынау партиясен безгә алып килә. Махсус приборларда аның куелыгы, майлылыгы, аксым күләме һәм соматик тәнчекләр буенча күрсәткечләре тикшерелә. Көнлек ирекле сатуга чыгарылучы үлчүле сөт исә шул ук тәртиптә һәр партия буенча экспертиза үтәргә тиеш. Экспертиза ясауга киткән чыгымнар 100-300 сум, тиешле формадагы документ-белешмәгә түләү алынмый.
Әле күптән түгел генә ул иске КамАЗ машинасын ремонтлап сафка бастырды.
– Һәр детальне үз кулым аша үткәрдем, күңел җылымны биреп ремонтладым. Машина сынатмый, ипле йөри. Хуҗалыкта бар эштә дә катнашам, – ди Илназ.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре әзерләгән бу ярышны райондашлар һәр елны көтеп алалар. Быелгы бәйгедә егермедән артык кеше катнашты. Арада ике хатын-кыз да бар. Иң өлкән шахматчыга 83 яшь, ул Апастан Азат абый Гомәров.
Апас мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ленар Хәбибуллин (җитәкчесе Гөлнур Хәбибуллина) төрле бәйге-конкурсларда еш катнаша. Әле яңа гына ул Бөтенроссия иншалар конкурсының “Безнең райондагы һәйкәлләр“ номинациясендә беренче урынны алды. Ленар сугыш чоры ятимнәре хөрмәтенә куелган һәйкәл турында язган иде.
Апаста мондый балалар курчак театры оештыру уе бездә Зур Күккүз авыл китапханәче Галия Җәләлиева 5 ел элек оештырган “Серле дөнья” балалар курчак театры үрнәгендә туды, – ди Гөлинә Муллахмәтова.
-Халыктан сөт җыючылар айга бер тапкыр сынау партиясен безгә алып килә. Махсус приборларда аның куелыгы, майлылыгы, аксым күләме һәм соматик тәнчекләр буенча күрсәткечләре тикшерелә. Көнлек ирекле сатуга чыгарылучы үлчүле сөт исә шул ук тәртиптә һәр партия буенча экспертиза үтәргә тиеш. Экспертиза ясауга киткән чыгымнар 100-300 сум, тиешле формадагы документ-белешмәгә түләү алынмый.
Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды,сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, 3 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында шашка-шахмат ярышлары була. Катнашырга һәм көч биреп торырга килегез!
2 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Районда мөмкинлекләре чикләнгән 2155 кеше яши, шуның 74е балалар. Өлкән яшьтәме ул, яки нәни баламы, аларның һәркайсына игътибарлы булыйк, бер җылы сүз, ягымлы караш мөлдерәп торган күңелләрен кояштай җылытсын.
Берничә дистә елдан бирле ул үзенең уңган авылдашлары, авылдагы шатлыклы вакыйгалар, үзгәрешләр хакында газетабызга хәбәрләр язып тора. Язмалары шундый гади итеп языла аның, бер сулыштан укырлык. Ә бит ул шактый еллар үз аякларында йөрүдән мәхрүм. Сүзем – Карабай авылыннан актив хәбәрчебез Хәлия апа Гафарова турында.