ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин хәбәр иткәнчә, бу көзге чакырылышта 15 ноябрьгә 10 апаслы  хәрби хезмәткә озатылган. 19 ноябрьдә тагын 5 кешегә армиягә китәргә повестка бирелгән. Алар Мурманск, Мәскәү асты, Краснодар өлкәләрендә хезмәт итәчәк. 2-7 декабрьдә 8 апаслы район шефлыкка алган Ульяновск өлкәсендәге хәрби частларга озатылачак. Быелгы хәрби чакырылыш кампаниясе 20 декабрьгә төгәлләнергә тиеш һәм 27 яшькә чаклы булган барлыгы 42 апаслы хәрби хезмәткә чакырыла. Бу көздә иңнәренә солдат шинеле киючеләрнең 45 проценты югары, калганнары махсус урта белемле, димәк, якташларга армия хезмәте җиңелрәк биреләчәк.

Районыбызда халыкны сәхнәгә тартуга зур игътибар бирелә. Шул максаттан, шулай ук авыл халкын көндәлек мәшакәтьләреннән арындыру, тормышларын җанландырып җибәрү өчен районда үзешчән сәнгать осталары һәрдаим концерт, төрледән-төрле чаралар оештыра.

10 көн элек Балтачта 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан ачык беренчелегенә бокс буенча ярышларда Апастан Әмир Заһидуллин 50 килограмм авырлыкта беренче урын яулады. 27 октябрь-1 ноябрьдә  Каменск-Уральск шәһәрендә Бөтенроссия профсоюзлары Үзәк Советы призларына үткән зур турнирда 64 килограммлы үлчәүдә яшь каратунлы Радик Шаяхмәтов өченче урын яулады. Бу хакта аларның тренерлары-Данис Хәкимов хәбәр итә.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

– Апасның “Алтын алка” Боз сараена махсус автобус биреләчәге турындагы хәбәрне Казанда Су спорты буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә алдык. 5 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның ачкычын тапшырды. Татарстан буенча ул көнне балалар спорт мәктәпләренә 11 автобус бирелде, – ди директор Фәнис Зәйнуллин.

Кышкы чорда аларны тәртипләп тору Апас районара юллар төзелеше идарәсе җаваплылыгында. Баш инженер Илдар Хәйбуллин белдергәнчә, бу чор өчен 6 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы тупланган. Аны юлларга сибү өчен махсус алты КДН автомашиналары көйләнгән. Юллардагы карны чистартуда 16 аерым техника эшли.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
10 ноябрьдә районда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелгы уракка нәтиҗәләр ясау, техниканы кышкы саклауга кую буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Анда 7 район авыл хуҗалыгы идарәләре, агрофирмалар, хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре катнашты.
10 ноябрьдә 2015-2016 уку елында мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган бөтенроссия һәм республикакүләм олимпиадаларның районкүләм этабы башланды. Олимпиадалар төрле фәннәрдән 21 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укучыларга уңышлар телибез.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 12 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Вакыты белән явым-төшем – кар явуы көтелә. Урыны белән буран чыгуы да ихтимал. Юлларда – бозлавык, кар көртләре хасил булырга да мөмкин. Температура Апаста 0...+2 градус.
Эчкән килеш руль артында тотылучыларга 1 июльдән җәза тагын да катгыйланды,-ди район прокуроры Ришат Шакиров.
Узган атнада  автоинспекторлар юлларда 257 автомашинаны туктатып тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International