Иң тырыш, максатчан хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, “Свияга” ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов, Гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков хокук сакчыларының намуслы хезмәтен билгеләп үттеләр һәм иң изге теләкләрен юлладылар.
Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендә узган республикакүләм самбо ярышларында катнаштылар. Илфат Шиһабиев, Айрат Нуруллин, Ринат Паймурзин, Ранис Халиков, Илшат Мухамовны берләштергән Апас районы командасы биредә дүртенче урынны яулады. Ринат Паймурзин үз үлчәм авырлыгында өченге урынга лаек булды. Аңа медаль һәм Мактау грамотасы бирелде.
Һәр авылда изге җанлы кешеләр булган кебек, безнең Татар Ябалагында да изге гамәл кылучы Дамир Рәхмәтуллин бар.
Соңгы вакытта ялган аракыдан агуланып үлүчеләр саны артып бара. Халыкның сәламәтлеген саклау максатыннан аракы сату нокталарын контрольгә алу бурычы куелды. 2016нчы елның 1 гыйнварына кадәр алкоголь сатучы һәрбер сәүдә ноктасы ЕГАИС дәүләт системасына тоташтырылырга тиеш. Системага тоташмаган очракта сәүдә ноктасына алкоголь продукциясе сату тыелачак. Районда сәүдә нокталары вәкилләре белән очрашып аңлату, сөйләшү эшләре бара, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов.
6 ноябрь көнне Олы Бакырчы авылы мәдәният йортында “Хәерле юл сезгә, егетләр!” дип исемләнгән музыкаль кичә булып узды. Көзге чакырылышта хәрби бурычларын үтәргә китәчәк авыл егетләренә багышланган иде ул. Быел алар бишәү: Зөлфәт Кәлимуллин, Артур Сәгъдиев, Фаил Вәлиев, Алмаз Рәхмәтуллин һәм Рамил Джангулов Ватан алдында изге бурычларын үтәячәк. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларны зурлап бик эчтәлекле концерт әзерләгән. Беренче итеп сүз авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиевкә бирелде. Ул егетләргә хәерле юллар, уңышлы хезмәт итеп, туган якка әйләнеп кайтуларын теләде. Авылның мулласы Шәүкәт абый Гәйнетдинов та булачак солдатларга изге догаларын җиткерде, бирешмәскә, кыю булырга, зур уңышларга ирешеп кайтырга өндәде.
Мәктәпне тәмамлаган һәр укучы ниндидер һөнәр үзләштерү өчен укуын төрле юнәлештә дәвам итә. Берәүләр югары уку йортына юл тота, икенчеләре техникум-училищеларга укырга керә.
Укучылар арасында нинди фәннән имтихан бирергә, нинди һөнәр сайларга дип аптырап калучылар да була.
5-7 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә академик Кирпичников исемендәге химия лицеенда “Фән фестивале – 2015“ бәйгесе үтте. Урта Балтай мәктәбеннән Алсу Нуруллина җитәкчелегендә Алсинә Рәхмәтуллина белән Албина Колкова бу бәйгедә катнашып үз проектларын якладылар һәм жюри тарафыннан югары бәя алдылар. Беренче урынны яулаган кызлар беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Алсу Нуруллина Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатына һәм Дипломга лаек булды.
Татарстанның Идел аръягы районнарында янгын куркынычсызлыгы зона отряды идарәсе Апаста урнашкан. Аның җитәкчесе Леонид Ромачков:
Районда эшче һөнәрләр әзерләүче уку йорты ачылганга 40 ел тула. Ничә тапкырлар исеме үзгәреп, күпме яңалыклар кичерсә дә, аның максаты шул ук – чын җир уллары, мактаулы һөнәр ияләре әзерләү! Әлеге уку йортын тәмамлаучылар тормыш дәрьясында югалып калмый. Алар арасында үз юлын туры яручы хезмәткәрләр, тармак белгечләре, җитәкчеләр бихисап. Әлеге истәлекле көн уңаеннан, һөнәр бирү йортында укып чыккан, эшләгән һәм бүгенге көндә дә турыдан-туры бәйләнеше булган һәркемгә уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык телим.
Бүген – Бөтенроссия хезмәткә чакырылучылар көне. Районыбызның кыю, батыр егетләре хәрби хезмәт юлын намус белән үтәләр, горурлыкларын югалтмыйлар. Солдат егетләребез хакында бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетәбез.
Хөрмәтле ил сакчылары, булачак солдатлар! Сезнең чын ирләрчә хезмәт итүегезне, исән-сау туган якларыбызга кайтып, олы шәхес булып яшәвегезне телим.