15 февраль – сугышчы интернационалистларны искә алу көне. Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел вакыт узган. Үлем белән күзгә-күз очрашкан солдатларыбызның батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк. Күпне күргән, авырлыкларны бердәм булып җиңәргә өйрәнгән егетләр яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйныйлар. Хәрби бурычларын намус белән үтәгән ветераннарыбызга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш телим.
Рәшид Заһидуллин, муниципаль район башлыгы
Яшел Үзән районында бөек классик Александр Пушкин истәлегенә Онегин укулары үткәрелде. Финалга безнең районнан да вәкилләр чакырулы иде. Алия Нәфикова (Каратун мәктәбе, 11нче сыйныф), Язгөл Вәлиуллина (Азбаба мәктәбе, 9нчы сыйныф) үзләренең иҗат эшләрен горурлык белән яклап төрле секцияләрдә җиңүче исемен алдылар. Биеш мәктәбе укучылары Ольга Безрукова һәм Энже Туктагулова исә беренче урынны яулап районыбызга Диплом һәм бүләкләр белән кайтты. Бәйгедә катнашып җиңүгә ирешкән укучыларның укытучылары Галина Алексеева (Биеш), Алсу Җәббарова (Каратун) һәм Зөлфия Вәлиуллина (Азбаба) Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Россия гражданлыгы яки Апаста вакытлы эшләргә рөхсәт алучы хәзер рус теленнән имтихан бирә.
Россия Президентының Указы һәм Федераль закон буенча, Россия гражданлыгы алырга теләүче рус телен, ил тарихын һәм Законнарын белергә, аерым шартларны үтәргә тиеш дип билгеләнгән. Вакытлыча Россиягә килеп яшәргә һәм эшләргә теләүчеләргә дә кагыла бу таләпләр. Закондагы үзгәрешләр, яңалыклар турында районның миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин белән әңгәмә кордык.
“Җиңү Салюты” фестиваленең зональ этабының чираттагы концертында Табар Черкене һәм Биеш авыл җирлекләре халкы үз талантларын күрсәтте. Авыл җирлекләре бик эчтәлекле, бай программаны халык хозурына тәкъдим итте. Жюри рәисе район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, мәдәният бүлеге хезмәткәре Айгөл Хамидуллина, район үзәк китапханә мөдире Зөлфия Сибгатуллина фикере буенча тәкъдим ителгән сугыш еллары турындагы өзекләр, монологлар һәр кешенең күзенә яшь китерерлек, чынлыкка туры килә. “Бу программа һәр сәхнәне дә бизи ала” – дигән фикергә килде жюри әгъзалары.
Аерым алганда, Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды рейтингның сигезенче чыгарылышын тәкъдим итә.
Рейтингны төзегәндә “Җәмәгатьчелек фикере” фондының «Георейтинг» тикшерү мәгълүматлары, Россия Дәүләт статистикасы федераль хезмәте материаллары буенча төбәктәге икътисади хәлгә бәяләмә, “Илкүләм мониторинг хезмәтенең медиа-нәтиҗәлелек индексы, эксперт бәяләүләре һәм Россия төбәкләренең социаль хәле күрсәткечләре исәпкә алынган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рейтингның беренче төркемендә Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев белән бер үк төрле балл (75 баллдан артык) белән 4-5 урыннарны булеште.
Район әфганчылар һәр хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар оешмасы 14 февральдә Зур Күккүз наратлыгында үз кубок-призларына чираттагы, унбишенче биатлон ярышлары үткәрә. Ярышларга барлык район урта мәктәп командалары чакырыла.
15 февральдә Апаста 2001 елгы мәктәп балалары арасында Татарстан беренчелегенә “Алтын Алка” ярышларының чираттагысы узачак. Бу көнне 10.00 сәгатьтә Апас һәм Сарман районы яшь хоккейчылары ярымфиналга үтү өчен көрәшәчәк. Үзебезнекеләргә көч биреп торырга килегез!