ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
“Ялкын” журналы үткәргән “Ялкын Питерга китерер” бәйгесендә 7 нче сыйныф укучылары (җитәкчесе Сәвия Тимершина) республика күләмендә I урынга лаек булдылар һәм Казан шәһәрендәге Сәләт йортында узган тантаналы чарада катнашып, кыйммәтле бүләк – ноутбук белән бүләкләнделәр.
Соңгы вакытларда тирә-күрше төбәкләрдә грипп авыруы таралу турында күп сөйләнә. Үзәк хастаханәдән белдерүләренчә, районда әлегә грипп очрагы теркәлмәгән. Ләкин салкын тидереп авыручылар саны кискен арткан. Мисал өчен, бер атна элек вируслы салкын тию һәм температура күтәрелүдән зарланып 8 кеше мөрәҗәгать иткән булса, соңгы атнада авыручылар 17гә җиткән. Аның дүртесе – балалар.
Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Быел исә әлеге бәйрәм 16 по 22 февраль көннәренә туры килә.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Балаларча шатланып каршы алды ул безне. –  Минем туган көнгә дип урамыбызны да, капка төпләрен дә кардан чистарттылар. Ә көне нинди матур бүген. Сез киләсе булганга иртүк җыенып куйдым, бераз дулкынланам да, - дип күзләрен дә сөртеп куйды ак бабай

2015 елның 17 февралендә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының 47нче утырышы узачак.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә булып Апас муниципаль районы җирле үзидарә органнарының 2014 нче ел эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2015нче елга бурычлары турындагы хисабы каралачак.

Биредә 6 команда катнашты. Беренче урынны – Апас аграр көллияте, икенче урынны – Иске Йомралы, өченче урынны – Апас командалары яулады. Авыл иртәдән үк бәйрәм төсен алды. Җыр-моң, алкышлар, җанатарларның шат авазлары тынып тормады, табада коймак пеште, һәркемгә кайнар чәй, тәмле ризык тәкъдим ителде. Барлык җиңүчеләр дә медальләр, бүләкләр алды. Кубок – Апас аграр көллияте хоккейчылары кулында.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авыл җирлекләре арасында оештырылган “Җиңү салюты” фестиваленең зона турлары тәмамланды. 12 февральдә иң соңгылардан булып, Шәмбалыкчы, Болынбалыкчы, Иске Йомралы һәм Каратун авыл җирлеге үзешчәннәре сәхнәгә менде. Чыгышларда сугыш еллары авырлыгы, җиңү шатлыгы, халкыбыз батырлыгы чагылыш тапты.
Татарстанда, “Безнең кадерле ветераныбыз!” социаль-гуманитар акциясе кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен, 9 майга кадәр хастаханәләрдә 19 яңа палата ачылачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.
“Бердәм Россия” партиясе депутатлары һәм “Яшь гвардия” активистлары Татарстанда кулланучылар кәрзине бәясен тикшерде. Рейд экономкласс кибетләрендә узды, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” БСП ТТБ мәгълүмат үзәге.
Сатмыш авылы егете Илфир Сәлахов белән Кайбыч районы Зур Русак авылы кызы Алсинә Хөснуллинаның тантаналы төстә никахлары теркәлде. Яшь гаилә киләчәктә районда төпләнеп калырга ниятли. Аларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International