ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 

14 февральдә Иске Йомралы мәктәп яны ачык хоккей мәйданчыгында Апас аграр көллияте укытучысы Рөстәм Мингазиев кубок һәм призларына мәктәп балалары арасында чираттагы, алтынчы хоккей турниры үткәрелә. Уеннар 10.00 сәгатьтә башлана.

Шул ук көнне Апас Боз саренда Татарстан Кубогына районыбызның “Свияга” һәм Чирмешән районы җыелма командаларының 4/1 финал ярышлары үтәчәк. Башлана – 15.00 сәгатьтә. Хоккей белән мавыгучыларны һәм җанатарларны спорт бәйрәмнәренә көтеп калабыз!


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Апастан 497 егет һәм кыз югары уку йортында белем ала. 320 яшь кеше урта һөнәри уку йортларында укый. 39 райондашыбыз читтән торып белгечлек ала.

Яшьләргә ярдәм итү, дөрес юл күрсәтү максатыннан районда күп кенә чаралар оештырыла. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тырышлыгы белән менә берничә ел рәттән Казанның югары уку йортлары җитәкчеләре, уытучылары, белгечләре Апаска килеп, даими рәвштә БДИга әзерлиләр, укудагы яңалыклар белән таныштыралар.

13 февральдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә "Мы..." Татарстан яшьләр хәрәкәтенең донорлар акциясе узачак, дип хәбәр иттеләр медицина учреждениесендә.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан вәкаләтле вәкиллегенең Апас районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Сафина Луиза Рәүхәт кызына Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле С.Х.Сабурскаяның Рәхмәт хатын тапшырды.
Казан Кремлендә узган ТР Иминлек советы утырышында Татарстанда белем бирүнең сыйфаты мәсьәләләре һәм республикада гомумбелем бирү системасын камилләштерү хакында фикерләштеләр. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Татарстанда язгы чәчү үткәрү тактикасын эшлиләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышу ниятләнә. Ул 18 февраль көнне "Казан ярминкәсе" ААҖ территориясендә узачак.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
7 февральдә Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин Татарстан прокуроры Илдус Нәфиков белән очрашты. Эшлекле сөйләшүләрдән соң алар Апас «Алтын алка» Боз Сараенда Татарстан Прокуратурасы идарәсе һәм шәһәр, район прокуратуралары вәкилләре катнашында узган зур хоккей турнирында тамашачы буларак катнаштылар.
6 февральдә Апас урта мәктәбендә “Сыйныф җитәкчесе – 2015” бәйгесе узды. Беренче турдан узган 9 сыйныф җитәкчесе көч сынашты биредә. Көне буе дәвам иткән бәйгедән соң иң күп балл җыеп Бакырчы мәктәбе укытучысы Лилия Мөхәммәтҗанова җиңүче булып танылды. Калган сыйныф җитәкчеләре дә төрле номинацияләр буенча билгеләп үтелделәр.
ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Апас районы буенча бүлек башлыгы Ирек Солтанбеков белдерүенчә, гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә, кар чаналарын файдалану кагыйдәләрен сакламаучылар бүгенге көндә күзәтелеп килә. Бу төр транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә тиешле таләпләр үтәлүен тәэмин итү, фаҗигаларны кисәтү максатын күздә тотып, Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсе “Кар чанасы – 2015” операциясе игълан итте.
Сайлау алды кампаниясен үткәрү тәҗрибәсе һәм партия проектларын гамәлгә кую турында сүз барачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International