Искәртеп узабыз: 2015 елның 13 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, республикада ТР Президенты һәм муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына депутатлар сайланачак. Укыту процессы ике этаптан тора, һәр муниципаль район һәм шәһәр округына барып укытудан гыйбарәт. 40 меңнән артык кеше укытылачак. Уку программасы лекцияләрдән һәм практик өлештән тора.
Укыту графигы республика территориясендә сайлаулар үткәрү срогын исәпкә алып төзеләчәк. Укуларның беренче этабы март-апрельдә башлана, икенчесе май-июньгә планлаштырылган.
Һәр сишәмбе көнне 14.00-17.00 сәгать аралыгында район прокуроры Ришат Шакиров прокуратура бинасында җәмәгатьне кабул итә. Район прокуратурасы адресы: Апас районы, Апас штп, Гагарин урамы, 2 йорт.
Чирмешән мәктәбе укучылары тимурчылар эшчәнлеген бик теләп һәм яратып башкара. Шушы көннәрдә генә укучылар Аюкөйдерган авылында яшәүче ветеран Рәхимҗан абый Нигмәтҗановка булыштылар:карларын чистарттылар, тирә-юньне тәртипкә китерделәр. Рәхмәт әйтеп, ветеран аларга сугыш еллары турындагы хәтирәләре белән уртаклашты. Ил-көннәр тыныч имин булуын теләде. Багыш авылында яшәүче ветеран Фәһим Фасхиевка да мәктәп укучылары теләп булыша. Рәхмәт йөзеннән ветеран укучыларга гармунда уйнау серләрен ача. “70 еллыкны бергә каршылаган мизгелләрне көтәбез” ди мәктәп укучылары.
Бүген - Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан азат иткән көн
Бу көн Бөек Ватан сугышы тарихында иң истәлекле вакыйга булып калган. 1944 елны Волхов һәм Ленинград фронтлары көчләре белән һөҗүм оештырыла. Нәтиҗәдә, шәһәр тулысы белән фашист блокадасыннан азат ителә. Бу вакытта шәһәр халкының саны 5 тапкырга кимегән була. Кешеләр ачлыктан хәлсезләнеп урамда егылап үләләр. Ата-анасыз калган балалар салкын фатирларда көчкә хәрәкәтләнеп көн күрәләр. Бу дәһшәтле көннәрне бүгенге көндә Тутай авылында яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина күз яшьләре белән искә ала. – Сирена тавышы ишетелүгә апалар, абыйларның мине күтәреп бомбадан саклану урыннарына йөгергәннәре исемдә. Әнинең өзгәләнеп елаганы йөрәгемә үтеп калган. “Ник елыйсың, әни?” дип гел сорап йөдәтә идем. Аның безнең өчен кайгырып елаганың соңрак аңладым. Илләр-көннәр имин булсын, сезгә андый кыенлыкларны, югалтуларны күрергә язмасын, – ди Галия апа.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә Ленинград камалышы ветераны, Тутай авылында яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина белән очрашу булды. Очрашуга Апас мәктәбенең 9 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Равил Гомәров) чакырылган иде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, “Сәләт” балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Луиза Сафина, Дан музее җитәкчесе Әгъзам Хәмидуллин сугыш китергән афәтләр, корбаннар турында сөйләделәр. Галия апа үзенең кичерешләрен күз яшьләре аша кабат яңартты.