ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Яңа уку елына кадәр 7 ай булуга карамастан, әти-әниләргә баласы өчен кайсы мәктәпне сайлау турында уйланыр чак килеп җитте, чөнки 1 февральдән мәктәпләр 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар ала башлый. Гариза белән берлектә баланың туу турындагы таныклыгының һәм яки әтинең, яки әнинең паспортының копиясе бирелергә тиеш.

21 яшь апаслыга тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданының төп документы – паспортлар бирелде. Әлеге истәлекле һәм дулкынландыргыч чарага егет-кызлар әти-әниләре, хәтта дәү әтиләре белән килгәннәр иде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән узган кичәдә республиканың яшьләр үзәге һәм спорт-патриотлык үзәге вәкилләре дә катнашты.

1 февраль көнне Апас боз саренда Республика беренчелегенә 2003 елда туган балалар арасында хоккей ярышлары үтте. Биредә Апас хоккей командасы Казан шәһәренең “Волна” командасы белән көч сынашты.

Яшь йөрәкле, картаюны белмәс хезмәт һәм тыл ветераны Фәхерлеислам абый Закиров белән таныштырасыбыз килә. 1932 елда туып, дөньяның ачысын-төчесен күреп үскән, сынмаган-сыгылмаган, ачык йөзле гади кеше ул. Ятимлекне дә кичерә, яшьли төрле хезмәтләр башкара, сугышка киткән абыйларын алыштыра. Апаста кичке мәктәпне тәмамлап урта белем ала. Аннан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый. Төрле җитәкче урыннарда эшләп үзен гел яхшы яктан гына таныта. Пенсиягә чыкканчы колхозда экономист булып эшләде. Тормыш иптәше Гөлсем апа белән бер ул, ике кыз тәрбияләп олы тормышка чыгардылар. Фәхерлеислам абый 82 яшьтә булса да һаман хәрәкәттә. Ул үзенең тальян гармунын алып авыл һәм районда узучы концертларда актив катнаша. Быел да “Көзге моңнар” дип исемләнгән концертта чыгыш ясап тамашачы мәхәббәтен яулады. Сәяхәтләрдән дә калмый ул. Апаста, Тәтештә, Болгарга, Биләргә, Казанга оештырылган сәяхәтләрдә башлап йөрүче, үзенең кирәкле киңәшләрен биреп торучы ул. 


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Инде ничә еллар хыялланып кына узса да, Алланың биргәненә шөкер, узган ел Хайруллин Галимҗанның хыялы тормышка ашты. Аның тарафыннан һәм авыл яшьләре белән уртак фикергә килеп, Акхуҗа авылында мәчет булдыру эшләрен башлап җибәрергә сөйләшенде. Һәм озакка да сузмыйча, авыл яшьләренең җитезлеге белән мәчетнең фундаменты салынып куелды. Авылның һәрбер йортына кереп, кешенең мөмкинчелегенә карап, кем күпме бирә ала, шулай акча тупладык.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Танай-Турай балалар бакчасына йөрүче нәниләр инде матур биюләр, сугыш китергән газаплар турында тетрәндергеч эчтәлекле шигырьләр, җырлар өйрәнеп, күргәзмә дә ясап куярга өлгергәннәр. Бу уңайдан алар авылдаш апалары, сугыш чоры баласы Гәрәева Флера апаны үзләренә кунакка да чакырганнар. Флера апа сугыш китергән газапларның тере шаһиты.
Хезмәттәшен яралап, 60 млн. сумнан күбрәк суммада акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченко һәм аның белән бергә җинаять кылуда шикле Илья Кострубинны тоткарлау нечкәлекләрен бүген ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Узган ел сөт терлекчелеге өчен уңай булды", - дип бәяләде бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин белдерүенчә, район башлыгы Карары нигезендә, хәзер балаларга районда үстерелгән, җитештерелгән, экологик яктан чиста булган ит һәм сөт ашатылырга тиеш.
Безнең яшьлек елларыбыз, иң матур вакытларыбыз сугыш чорына туры килде. Анда күргәннәрне өч көн, өч төн сөйләсәң дә, сурәтләп бетерә торган түгел. Япь-яшь кызлар булсак та, җитмеш килограммлы капчыкларны күтәреп арбага сала, аннары Свияжскийга җәяү тартып илтә идек.  Бервакыт шулай чабатамның дилбегәсе өзелеп калды, барганда сөйрәп бардым, кайтканда  салкын сулы пычрактан яланаяк кайттым. Туңуларым үзәгемә үтсә дә, иртән иртүк тагын эшкә чыгып киттем. Һәр гаиләдә 6-7 бала калды. Ашарга юк, ындыр табагында коелып калган арыш бөртекләрен киптереп ашадык, – дип ярсып, күз яшьләре белән искә ала Рәхимә әби.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International