Бүген, ягъни 1нче сентябрьдә Горбунов берләшмәсе шикәр чөгендере алуга кереште. Дәүләки бүлекчәсенең 212 гектарлы чөгендер кырында 6 комбайн эшли. Эшнең барышы белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин якыннан танышты, механизаторларга уңышлар теләде.
1нче сентябрь Олы Бакырчы авылы мәктәбе өчен икеләтә бәйрәм булды. Беренчедән – мәктәп үзенең укучыларын каршы алса, икенчедән - әлеге мәктәпкә Шәүкәт Галиев исеме бирелде.
Бу көн бик күп чараларны, шатлыклы вакыйгаларны үз эченә алды. Азбабада капиталь ремонттан соң мәктәп ачылу, Ындырчыда халык җыены, Кече Бакырчыда таш юл салыну, Каратунда, Аграр көллияттә, Боз Сарае каршында спорт мәйданчыклары, Әнәледә чишмә, Шонгатыда модульле амбулатория, Зур Күккүздә шулай ук капиталь ремонттан соң мәктәп ачылу тантаналары һәркем өчен көтеп алынган бәйрәмгә әйләнде. Ә район мәдәният йорты каршында бәйрәм ярминкәсе, концерт гөрләде. Район үзешчәннәренең милләтләр дуслыгын, бердәмлеген чагылдырган театраль тамашасын халык яратып кабул итте. Биредә шулай ук соңгы айларда алтын, бриллиант туйларын билгеләп үткән парлар да, парлы тормышка аяк баскан яшь гаилә дә, төрле өлкәдә үз хезмәтләренең алдынгылары да бүләкләнде.
Тантаналарда республикабыз кунаклары – экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Аларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде.
(Тулырак газета битендә).
Кәмәрия әби Хөсәенова Зур Болгаерның бик хөрмәтле акъәбие. Намуслы хезмәте, илгә-көнгә лаек җиде баласы белән дә абруйлы ул.
– Хезмәт чыныктырды, эшләгән кеше бәхетле була. Бер эштән дә тайчанмагыз, – ди Кәмәрия әби.
Олуг бәйрәме уңаеннан Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләген кабул итеп алгач та, ил башлыкларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде ул.
Болынбалыкчы авылыннан Марсель Хәсәнов белән Алинә Сәедова парлы тормышка аяк бастылар. Марсель хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы, ә Алинә терлекчелектә эшли. Авылның киләчәге булган яшь гаиләгә район башлыгы исеменнән изге теләкләр язылган Котлау хатын һәм истәлекле бүләкне район хакимияте аппараты җитәкчесе Ленар Хантимеров тапшырды.
2014 елныћ икенче яртыеллыгында газета-ќурналларга язылу чорында, “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык ќђмгыяте “Язылучыга Ipad” бђйгесе игълан иткђн иде. Бђйгенећ шарты буенча язылучылар башкаларга караганда тиз арада “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык ќђмгыятенећ кимендђ љч газета журналына язылырга тиешлђр иде. Бђйгедђ сигез райондашыбыз катнашты, ђ ике райондашыбыз – Кабыккњпер мђктђбеннђн Эльмира Гыйбасева белђн Зур Болгаердан Лилия Сибгатуллинаныћ ќићњчелђр исемлегенђ керњлђре безнећ љчен аеруча сљенечле булды. Лилия бала белђн декрет ялында икђн, ђ Эльмираны газетабыз редакторы Гњзђл Хилавиева мђгариф хезмђткђрлђре конференциясендђ, тантаналы шартларда тђбриклђде.
– Бђйге турында њзебезнећ “Йолдыз”дан укыдым да, ић элек килђсе ел љчен район газетасына, аннан њзем яратып укый торган тагын берничђ газет-журнал язылдым да бђйгедђ катнашуым турында хђбђр ќибђрдем. Нђтиќђсе – минем љчен сљенечле булды, андый бђйгелђрне мин гел карап, књзђтеп барам, катнашырга тырышам, – ди Эльмира.
26 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды. Конференциянең төп темасы – “Мәгариф системасы үсешендә заманча тенденцияләр” турында иде.
Апас егете Алмаз Хәсәнов белән Балтай кызы Рания Гафиятуллина өчен 22 август истәлекле көн булды. Районда калучы гаилә буларак аларга тантаналы шартларда район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды.
Мәхәббәтнең гомере озын булсын,
Чит-ятларга тәрәз ачмагыз.
Бер-берегезгә булган назлы хисне,
Гомерегез буе саклагыз!
Апас авылы егете Илнур Гайфуллин белән Каратун кызы Сүрия Хәлметова парлы тормышка аяк бастылар. Туган төбәкләрендә калырга теләк белдергән яшьләргә район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бәхет-шатлыклар һәрчак янәшәгездә йөрсен!