ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 2нче сентябрендә Апас урта гомумбелем бирү мәктәбененең 2 “Б” сыйныфында, ЗАГС бүлеге белән берлектә, “Яратам сине, минем төбәгем” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте.

8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Һәр ел саен сентябрь аенда мәктәпләрдә “Куркынычсызлык дәресләре” уза. Бу ункөнлек барышында районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре укучылар белән очрашалар, дәресләрдә катнашалар. “Өлкәнрәк классларда бу дәрес кабатлау формасында булса, кечерәк классларда төрле очракларда каушап калмаска, уяу, сак булырга өйрәтелә. Дәресләр үтемлерәк, нәтиҗәлерәк узсын өчен янгын сүндерү машиналарын да алып барабыз. Укучылар дәрес дәвамында урамга чыгып, бик кызыксынып машиналарны карыйлар, сораулар бирәләр. Тревога ясап, эвакуация чаралары да кулланыла. Балаларның шырпы белән шаяруы аркасында килеп чыккан аяныч хәлләр турында сөйләгәч, бик тә тәртипле булырга сүз бирәләр”, – ди районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Шундый профилактик дәресләр Кызыл Тау, Болынбалыкчы, Каратун, Чурибураш, Апас, Каратун һәм башка мәктәпләрдә үтте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2015 ел – Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.

Свияжский бистәсендә яшәүче Илнар Вәлиев белән Оксана Какунина парлы тормышка аяк бастылар.

5
сентябрь, 2014 ел
җомга

“Безнећ кадерле ветеран” проекты кысаларында хастаханђлђрдђ сугыш џђм хезмђт ветераннары љчен ућайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде. Апас њзђк хастаханђсенећ хирургия бњлегендђге ике палатада ветераннар дђва ала инде. Якын кљннђрдђ ућайлы, заманча палаталар терапия бњлегендђ дђ ачылачак. Љлкђннђребез љчен мондый шартлар булдыруда хђйриячелђребез дђ читтђ калмыйлар.

Апасыбыз көннән-көн үзгәрешкә, яңалыкка, матурлыкка омтыла. Район үзәгенә килүчеләр бу көннәрдә тагын бер яңалыкка тап булды. Каратун ягыннан кергәндә яңа эмблема куелды. Әлеге язу Апаска килүче-китүчеләрне иминлек теләп каршы ала, хәерле юл теләп озатып кала.

 

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында сугыш ветераннары һәм кадет мәктәпләрендә укучылар Санкт-Петербург шәһәренә “Константин Коротков” теплоходында Идел буйлап круизга китте.

Республика көне – 30 августта башланып, 14 сентябрь – бишенче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә тәмамланучы әлеге сәяхәт Казан – Санкт-Петербург – Казан маршруты буенча оештырылган. Тарихи урыннар буенча сәяхәттә блокада ачысын үз җилкәсендә татыган Тутай авылында яшәүче Галия ђби Гыйззђтуллина да бар. 872 көн дәвам иткән Ленинград камалышы– илебезнең мәңгелек йөрәк ярасы ул. Бу круизга ветераннар белән бергә кадетчыларны да алып баруларының максаты – үсеп килүче яшь буынны тарихи үткәнебез белән таныштыру, ачлык-ялангачлык шартларында да сынмаган халкыбыз мисалында патриотизм хисләре тәрбияләү, буыннар чылбырын дәвам итү.

Апас егете Булат Кашапов белән Чирмешән авылы кызы Эльвира Рәхмәтуллина парлы тормышка аяк бастылар. Яшьләр икесе дә “Свияга” авыл хуќалыгы берләшмәсендә хезмәт итәләр. Язмышларын туган тљбәкләре белән бәйләргә карар кылган яшьләргә район башлыгыныћ Котлау открыткасы џәм истәлекле бњләк тапшырылды. 

Чираттагы җомга киңәшмәсе район мәдәният йортында киң күләмле үтте. Анда төрле тармак җитәкче-белгечләре белән беррәттән, район активы да катнашты. Ягу сезонын башлап җибәрү киңәшмәдә төп мәсьәлә итеп куелды.



4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елың 1 сентябрендә Апас муниөипаль районы ЗАГС бүлеге Дәүләки төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә “Минем кече Ватаным” исемле мероприятиесе оештырылды. Биредә ЗАГС бүлегенең баш белгече А.А.Ибәтуллина чыгышы тыңланылды, “Яратам сине, минем төбәгем” исемле видеоролик каралды. Чара ахырында сыйныфлар арасында конкурс оештырылды. Укучылар мәктәп ишегалды асфальтын матур рәсемнәре белән бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International