Быел районда 114 укучы кулларына өлгергәнлек аттестаты алды. Алар арасында 20 медалист бар. Шуның берсе – Гөлзия Хәлилова аерым уңышлары өчен Татарстан Республикасының медаленә лаек булды. Күркәм традиция буенча, 24 июнь көнне барлык мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары район үзәгенә чакырылды. Район мәдәният йортында аларга тантаналы шартларда аттестат тапшырылды.
Апас мәктәбенең «СМС-Дети» укучылар иҗтимагый оешмасыннан 10 кешелек балалар десанты «Зөя» балалар ял-сәламәтләндерү үзәгенда ачылган җәйге палатка шәһәрчегенә кунакка бардылар. Анда бүген Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре, республика районнарыннан 200 бала сәламәтлеген ныгыта.
27 июньдђ, 19.00 сђгатьтђ, районныћ Сабан туе мђйданында яшьлђр кљне уза. Ќыр-моћ, уен-кљлке, тђбриклђњлђр, шашлык, чђй, коймак – барысы да сезнећ љчен. Яшьлђр бђйрђменђ “Айфара” тљркеменећ кунакка килње кљтелђ.
Быел районда 114 укучы урта мәктәпне тәмамлый. Алар дәүләт имтиханнарын тапшырып бетереп, ниһаять, җиңел сулап куйдылар. 24 июньдә егет-кызлар тантаналы шартларда кулларына өлгергәнлек аттестаты алачаклар.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбызның барлык медицина хезмәткәрләре бергә җыелып район мәдәният йортында хезмәтләрен барладылар, уңышлары турында сөйләштеләр.
Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре хөрмәтенә тантаналы кичә булды. Тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне барлап, аларга ярдәм күрсәтүче бу игелек ияләренең хезмәте һәрчак мактауга лаек.
“Йолдыз” (“Звезда”) газеталарына язылу дәвам итә. Шәхси затлар өчен ул – 444 сум, оешмалар өчен – 456 сум.
Хәзер ерак шәһәрләрдә яшәүче туганнарыгыз, балаларыгыз интернет челтәре аша, сезнең өчен районыбызда нәшер ителүче “Йолдыз” газетасына языла һәм бүләк итә ала.“Чиста район” җәмгыяте җитәкчесе Радик Гәрәев 30 яшьлек гомер бәйрәме һәм Апас районының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә керткән өлеше өчен район башлыгы Рәшид Заһидуллинның Рәхмәт хатына лаек булды.