ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

“Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан Карабай авылы клубына теннис өстәле бирелде. Әлеге бүләкне Сабан туе мәйданында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов тапшырды. Яңа клубка, авыл яшьләре өчен менә дигән бүләк бу!

Дәвешнең бик булдыклы кияве Азат Әхмәдуллин гаиләсе авыл халкына зур бүләк ясады.  8 июньдә гөрләгән авыл Сабантуена танылган җырчы Илсафның иҗат төркемен чакырды. Шушы авылда туып-үскән Илнур Хәсәнов, Фирдәвес Миңнегалиева, Колгына һәм Дәвештә кибет тотучылар Эльмира Сафиуллина, Люц ия Галимова бәйрәмнең төп иганәчеләре булдылар.

Ындырчы авылында яшәүче Вил Хантимеров һәм шушы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин быелгы Сабан туена үзгә бер ямь бирүче тарантаслар ясадылар. Аларга район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды.

Әфганстан Республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 10 ир-егеткә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Координацион Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Концерт мәйданыннан ерак түгел генә яше-карты күңелләре булганчы биеде, күңел ачты. Иң матур, иң җитез, иң озак биючеләргә Сабан туе бүләкләре тапшырылды. Шулай ук лотерея билетлары уйнатылды. Туган авылым мәдәни-этнографик комплексыннан да кеше өзелеп тормады.

Тиздән армия сафларына китәчәк егетләр дә игътибардан читтә калмады. Аларга хәерле, ак юллар, исән-сау хезмәт итүләрен теләп егетләргә кул сәгатьләре бүләк ителде.

Апас авылыннан әле шушы көннәрдә генә 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп узган сугыш һәм хезмәт ветераны Хатыйп Салаватуллин да мәйданга чакырылып хөрмәтләнде.

Район Сабан туенда һәр ел саен яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр дә мәйдан түрендә булалар. Бу бәйрәм Иске Әнәле авылыннан игезәкләр Азамат һәм Азиза Сәлимуллиннар һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. Нәниләргә зур уенчыклар тапшырылды.

Сатмыш авылыннан яңа гына Кызыл туйларын билгеләп үткән яшь парлар Илмас һәм Алинә Гайфетдиновлар чакырылгач, мәйдан тагын да җанланып китте. Аларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм автомат кер юу машинасы тапшырылды.

Олы Бакырчы авыл җирлеге авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, дусларны, туганнарны җыеп кичке Сабантуй үткәрде.

– Авылда Сабантуйның булуы – авылның яшәве дигәнне аңлата. Туганнар, классташлар шушында очрашып сөйләшәләр, рәхәтләнеп ял итәләр, – ди авылның мулласы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International