ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Район мәдәният йортында Апас шәһәр тибындагы поселогы ветераннар Советы әгъзалары Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” спектаклен күрсәттеләр. Тынгысыз җанлы өлкәннәрнең осталыкларына һәркем соклануын белдерде. Бу хакта тулырак – киләсе санда.


17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
 – Хәрәкәттә-бәрәкәт, гомер буе эштә, хәрәкәттә булдым. Тик утырырга яратмыйм, үземә нинди дә булса бер эш табып йөрим, – дип каршы алды безне Бакырчы авылында яшәүче, истәлекле гомер бәйрәме – 95 яшьлеген каршылаучы Майтап әби Зәйнетдинова.

Йомралы авыл бригадиры Илдус Галиакберов базда яшел массаны тәүлек буе таптатып торучы механизаторлар Наил Мингалиев, Җәүдәт Сөнгатуллин һәм Фирдүс Миңнуллин белән быелгы сенаж яхшы сыйфатлы булачак дип саный. Кырда «Ягуар» белән  Таһир Хөсәенов ваклатып төягән яшел массаны шоферлар Ислам Камалиев, Илгизәр Кашафетдинов, Әсгать  Закиров, Фәнис Яруллин ташый.

Һәр ел саен үткәрелә торган санитар икеайлыкның нәтиҗәсе бүген инде һәркайсыбызның күз алдында. Район үзәге аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде, авыл урамнары чистарды, ямьләнде.

2014нче елның 15нче июнендә район җирлекләрендә үзара салым кертү буенча җирле референдумнар оешкан төстә һәм сайлаучыларның активлыгы белән үтте. Референдумнарда исемлеккә кертелгән 16 122 сайлаучының 95, 05%  катнаш  Барлык участокларда да референдумнар үтте һәм гамәлгә яраклы дип табылды. 


16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Иске Әнәле авылында яшәүче Нурлыбанәт апа Хәбибуллина язмышына язылганнарны тыныч кына искә ала алмады.

Болгар җирлеген күреп, анда дога кылырга теләүчеләр елдан-ел арта. 14 июнь көнне дә Изге Болгар җыенына 120 райондашыбыз барды. Болгар җирлегендә 25 нче тапкыр үткәрелүче бу чарадан һәркайсы канәгать булып кайтты.


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Кызыл Тау авылы егете Азат Җаббаров хәрби бурычын Бурятия Республикасында, автомобиль гаскәрләрендә үтәде. Ул әле яңа гына туган авылына, әти-әнисе, дуслары, якыннары янына кайтты. Азат хәрби хезмәткә аграр көллиятне тәмамлап, повар-пешекче белгечлеге һәм кулына шоферлык таныклыгы алып киткән иде. Ул уку йортында алган белемнәр, укытучыларының киңәшләре хәрби хезмәттә бик нык ярдәм итүен белдерде.

– Хәрби хезмәт дуслыкка, туган якның, әти-әнинең кадерен белергә өйрәтте. Бер ел вакыт зур тәҗрибә учагы булды, – ди әле Сабан туе көнне генә солдат хезмәтен тәмамлап, Туган авылы Югары Ындырчыга кайткан Нияз Мөхәммәтҗанов. Нияз авыл хуҗалыгы университетын Калининград өлкәсендә, артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итте.

Табигатьтә артык эссе көннәр хакимлек итү, корылык хөкем сөрү сәбәпле, районда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Халыктан аеруча да сак булу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International