7 июньдә район халкы көтеп алган милли бәйрәмебез Сабан туен бәйрәм итте. Елдан-ел күркәмрәк, күңеллерәк була безнең Сабантуйлар. Быел да халыкка – олысына-кечесенә, кайткан кунакларга ял итәр, күңел ачар өчен бөтен шартлар да бар иде. Сабан туйга керү юлыннан ук кунакларны милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алып, һәркемне биетеп-җырлатып, изге теләкләре белән мәйданга озаттылар. Теләгән кеше өчен затлы тарантаслы бизәлгән атлар да әзер иде.
Кадерле райондашлар! Хөрмәтле кунаклар!
Дорогие земляки! Уважаемые гости!
Апас муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Бәйрәм программасы
9.20-10.00 – Театральләшкән күренеш – үзәк мәйдан.
10.00-10.45 – Бәйрәм ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү – үзәк
мәйдан.
10.15-16.00 – Милли көрәш – үзәк мәйдан.
11.00-13.00 – Ат чабышы – ипподром.
Апаста яшәүче Раилә Хәбибуллинаның осталыгына исләр китәрлек. Кул астында аунап яткан барлык кирәксез әйберләргә дә җан өрә ул. Төрле шешәләр, бөкеләр, таштыр, бүкәндер – берсе дә игътибардан читтә калмаган. Аның ишегалды могҗизалар илен, чәчәк патшалыгын хәтерләтә. Капка төбендә барлык урам балалары чыр-чу килә. Алар өчен махсус мәйданчык, таганнар да ясап куйган.
11 июньдђ, 20. 00 сђгатьтђ, район мђдђният йорты сђхнђсендђ Апас муниципаль район ветераннар Советы ђгъзалары куйган Туфан Мићнуллинныћ “Йљрђк маем” спектаклен карарга чакырабыз. Керњ – ирекле!
Сораштырулар күрсәткәнчә, ике шофер бергә очрашса, алар иң элек машина, юллар төзеклеге, аннан ягулык сыйфаты, кайсы “заправка”да бензин салулары турында сөйләшә икән. Без дә райондагы ягулык салу станцияләренең берничәсендә булып, шоферлар, хезмәткәрләр белән сөйләштек.