ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2014 ел
сишәмбе

Республика буенча барган әлеге социаль-гуманитар проектка апаслылар да кушылды. Барлык уңайлылыклары булган якты, иркен палаталарда ветераннар, инвалидлар дәва ала. Алар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Үзләренә күрсәтелгән игътибар, хөрмәттән өлкәннәр канәгать.

18 апрельдә Төбәк һәм Табар Черкеннәре арасында ике кеше гомере белән бәйле юл һәлакәте булган иде. Тулырак тикшерү эшләре алып бару өчен, әлеге вакыйганың шаһитлары район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итсен иде. Телефон – 21-5-75.

2012 елда үзара килешү нигезендә шефлыкка алынган Россия Федерациясе кораллы көчләренең Ульяновск шәһәрендәге үзара элемтә төрләре Уку үзәге хәрби частенда бүген биш райондашыбыз хезмәт итә.
Бөек Җиңү көне уңаеннан Апасның Салават Кәримов урамында тагын бер заманча, күпфатирлы йорт ачылды.

5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе вәкилләре 14 майда, 10.00 сәгатьтә Апаста халык белән очрашу үткәрә.
Балаларның һәм яшүсмерләрнең яраткан журналы “Ялкын” Галиәскәр Камал театры бинасында 90 еллык юбилеен билгеләп үтте.

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башлыгы Заһидуллин Рәшид Нәҗиб улы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнде

2 майда, иртәнге сәгать алты белән сигез арасында “Татарстан Яңа гасыр” телеканалында баручы “Манзара” тапшыруында Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов белән әңгәмә күрсәтеләчәк. Бөек Җиңү бәйрәме һәм музейлар көне уңаеннан узган тапшырудан Апас районы турында бик күп мәгълүмат алып булачак.

Апаста үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре һәм яшьләр, яшүсмерләр мөхитендә экстремизмны кисәтү” темасына республикакүләм семинар үтте.

30 апрельдә башкарма комитетның архив бүлеге тарафыннан Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тарихи документлар интернет-күргәзмәсе ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International