ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

25 апрельдә, район мәдәният йортында, Апас халык театры Ркаил Зәйдулланың "Татарча өйләнү" спектаклен күрсәтте. Тамашачы үзебезнең артистларның чыгышларын бик җылы кабул итте һәм чәчәкләргә күмде.

29 апрельдә, 19.00 сәгатьтә, район мәдәният йортында “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестиваленең концерты була.
Кызыл Тау авыл җирлегендә дә агач утырту көне оешкан төстә узды. Бу көнне ветераннар Советы белән берлектә 110 төп агач утыртылды.

            2014нчы елның 27нче апрелендә районның Шәһәр тибындагы Апас поселогы, Зур Күккүз авыл җирлеге җирлекләре Советларына өстәмә сайлаулар оешкан төстә һәм сайлаучыларның зур активлыгы белән үтте. Исемлеккә кертелгән 528 сайлаучының барлыгы да, яки 98,3% - сайлауларда катнаштылар.

            Барлык 2 округтада сайлаулар булды һәм гамәлгә яраклы дип табылды.     

25 апрельдә Үзәк китапханә хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Зифа Кадырова үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде.

27
апрель, 2014 ел
якшәмбе
27 апрель, ягъни бүген Апас һәм Зур Күккүз авыл җирлекләрендә, Апас муниципаль районының икенче чакырылыштагы (өстәмә сайлаулар) муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау бара. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7 дән бәйрәмчә эшли башлады.

26
апрель, 2014 ел
шимбә
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан район үзәгендәге Ана һәйкәле янында шигырь бәйрәме узды.
Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм “Урман утырту көне” акциясенә кушылып агач утырту көне узды. Биредә барлык хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре дә актив катнашты.

25
апрель, 2014 ел
җомга
Районга эшлекле визит белән Республика прокуроры Илдус Нафиков килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин, прокурор Ришат Шакиров каршы алдылар. Республика кунагы прокуратура бинасы, аннан хезмәткәрләр белән танышып сөйләште.

Көн тәртибендә Апас муниципаль районының 2013нче елга бюджет үтәлеше турында, Апас муниципаль районында милли һәм конфессиональ сәясәтне гамәлгә ашыру турында, Татарстан Республикасында һәм Апас муниципаль районында кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен саклау турында мәсьәләләр каралачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International