ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Апас мәктәбенең Суфия Сәлахова классында укып, бүгенге көндә Тәтеш педколледжында “Физик тәрбия” белгечлеге алучы I курс студенты Илнар Галиев исеменә Рәхмәт хаты килде. “Тырышып укучы, колледжның җәмәгать һәм спорт тормышында актив катнашучы егет тәрбияләвегез өчен рәхмәт” диелгән анда.
25 мартта район юлчылары 31 километрлы федераль трассада тузган юлны ремонтлау эшен башладылар, асфальт әлегә Кама Тамагы заводыннан китерелә. Район эчендәге барлык асфальт юллар озынлыгы 280 километрга җыела.

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
“Татарстан почтасы” һәм “Татмедиа” оештырган республикакүләм “Иң яхшы хат ташучы” бәйгесендә райондашыбыз Гөлсинә Вафина иң тырыш, иң үҗәт, иң максатчан дип табылды һәм өченче урынга лаек булды.

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
27 -28 мартта Буа шәһәрендә Республикакүләм эстрада сәнгате “Йолдызлык-2014” фестиваленең зона туры булып узды. Бу бәйгедә безнең районнан 75 бала катнашты.

2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
29 мартта Казан шәһәрендә “Татарстан Республикасының авыл яшьләре” программасы кысаларында региональ иҗтимагый оешма “Татарстан республикасы Аграр яшьләре берләшмә”сенең чираттагы җыелышы булып узды.

30
март, 2014 ел
якшәмбе

Район башлыгы боерыгы нигезендә Апаста 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана.


28
март, 2014 ел
җомга
Казанда “Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы Кубогы”на республикакүләм картинг ярышлары узды.
Район мәдәният йортында әбүнәче көне узды. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән бу кичәдә “Йолдыз”, “Шәһри Казан” газеталары һәм “Сөембикә” журналы журналистлары катнашты.
Борнаш авылында республика ветеринария үзәкләре төзү программасы буенча сафка баскан модульле участок ветеринария пункты ачылды.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
28 мартта, 11.00 сәгатьтә, район мадәният йортында иганәчеләр көне утәчәк. Биредә “Йолдыз” редакциясе коллективы белән беррәттән республикакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашачак. Узган елгы бәядән газета-журналларга язылып, концерт программасы карап китәргә чакырабыз, хөрмәтле райондашлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International