ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2014 ел
сишәмбе
Нәүрүз бәйрәменә барлык мәктәпләрнең “Оста куллар”ы сыерчык оялары эшләп килгәннәр иде. Жюри һәркайсына үз бәясен куйды. Зур Күккүз мәктәбеннән Гөлия Баязовага сыерчык оясын эшләргә әтисе дә булышкан.
Борнаш мәктәбеннән Илнур Гыйбадуллинның сыерчык оясын да һәркем ошатты.
22 март көнне район мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме уңаеннан “Балтай үзешчәннәре аграр көллияттә кунакта” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булды.

21
март, 2014 ел
җомга
Менә инде районыбыз сәхнәсе турендә 14 нче ел «Йолдызлык» фестивале балкый. Бу фестиваль меңәрләгән балаларны сәнгать дөньясына алып керде, берләштерде, дуслаштырды.
Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, “Лизинг-грант” программасы бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
18 мартта Пенсия бүлегендә яшь әниләргә тантаналы рәвештә ана капиталын тапшырдылар. Бәйрәмгә 7 гаилә чакырылган.
55
Гомер көзе – картлык. Апас районы Зур Күккүз авылында яшәүче Нурулла Закир улы һәм Рокыя Нурулла кызы Закировлар шулай ук Хәлим Җиһанша улы һәм Фирүзә Сөләйман кызы Җиһаншиннар гаиләләре гаилә коруларына 55 ел тулу уңаеннан бик күп колаулар кабул иттеләр, бу көнне аларга иң җылы һәм эчкерсез теләкләр теләделәр.
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек комиссиясе чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Р. Низамов, район башлыгы урынбасары Г.Мәүлетова катнашты.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
21 мартта район мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме була.
Сугыш елларында алдынгы тракторчы булган ул. Тракторын куйганнан соң да барлык хезмәтне башкарган. Тормыш иптәше Хәбибрахман белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. “Хәсрәтне дә күп күрдем. Туган көнемне шулай зурлап килүегезгә рәхмәт”, – диде Шөһрә әби Сөләйманова. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасы һәм район Башлыгының истәлекле бүләге тапшырылды.
Балалар куңеленә шатлык, сөенеч, дәрт өстәп, Республикакуләм үткәрелә торган “Йолдызлык-2014” фестивале якынлаша. Декабрь аенда узган район сайлап алу турларыннан соң, иң-иңнәре Гала-концертта катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International