ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2014 ел
сишәмбе
Дүртенче ел рәттән уздырылучы “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең район турында алты тәрбияче катнашты. Шактый озак барган бәйгедә иң күп балл җыйган өч тәрбияче – Нурия Камалетдинова (“Кояшкай”), Светлана Сираҗева, Ләйсән Әхмәтшина (“Салават күпере”) зона турына үттеләр.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе
Апас муниципаль район башкарма комитеты бинасында “Ышаныч тартмасы” куелган. Коррупциягә каршы көрәш мәсәләре буенча сорауларыгызны көтеп калабыз.

13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
- Узган ел 12 000 гектарда чәчелгән уҗым культуралары кышны исән-имин чыкты, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе киңәшчесе Нияз Гыйсмәтуллин. - Быелгы язгы кыр эшләре игенчеләребез алдына җитди бурычлар куя: 22 000 гектарда иген чәчәргә планга куелды. Кукурузаны 5 000 гектарда, шикәр чегендерен 2500, рапсны 1450 гектарда чәчү каралган. Шулай ук, эксперимент рәвешендә 200 гектарда соя чәчү күздә тотыла.
Узган 13 ел эчендә бу фестивальдә меңәрләгән талантлы балалар катнашты. Республикабыз сәхнәсенә чыккан горурланырлык йолдызларыбыз да аз булмады. Балалар куңеленә шатлык, сөенеч, дәрт өстәп, Республикакуләм үткәрелә торган “Йолдызлык-2014” фестивале якынлаша.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе

«Халык инвентаризациясе» акциясе  кысаларында Апас муниципаль районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, хуҗалык әйләнешенә кертү максатыннан,  гражданнардан һәм юридик затлардан кулланылмый торган җир кишәрлекләре, биналар, бүлмәләр турында мәгълүмат кабул итә.

Мәгълүматны түбәндәге адрес буенча җиткерү сорала: Татарстан Республикасы, Апас районы, штп Апас, Совет урамы, 2 йорт. E-mail: R.Gilfanov@tatar.ru

Телефон: 8(84376)22-4-71


7
март, 2014 ел
җомга
Багышта яшәүче Сания әби Әхмәтовага 7 мартта 90 яшь тулды.
Һәр ел саен 8 март бәйрәме алдыннан үткәрелүче бу бәйге елдан-ел күбрәк тамашачыны җыя.

5
март, 2014 ел
чәршәмбе
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан балалар бакчаларында бәйрәм чаралары үткәрелә. “Кояшкай” балалар бакчасында бәйрәм 4марттан 7сенә кадәр уздырыла. Бәйрәм чаралары берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч, тәрбияви итеп әзерләнгән.
Зөлфия Сибгатуллина җитәкчелегендәге район үзәк китапханәсендә “Сердәш” һәм “Сүнмәс дәрт” түгәрәкләренә йөрүче өлкәннәр белән “Тормыш яме – хатын-кыз” дип исемләнгән кичә узды.

4
март, 2014 ел
сишәмбе
Сайлап алу турыннан узган сигез укучы “Ел укучысы – 2014” өчен тырыштылар. Бәйге шартлары буенча барлык биремнәрне уңышлы үтәп Биеш мәктәбе укучысы Анжелла Владимирова “Ел укучысы – 2014” бәйгесе җиңүчесе булып танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International