ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2014 ел
дүшәмбе
1-2 мартта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге «Дулкыннар» Республикакүләм бәйгесен уздырды.

28
февраль, 2014 ел
җомга
Район электр челтәре коллективы менә өченче ел инде район Сабантуе мәйданында кыш озату бәйрәме үткәрә.
27 февральдә район үзәгендә “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2014” республика конкурсының район сайлап алу турында 8 китапханәче катнашты.
27 февральдә Апас район Советының зур утырышлар залында 14 яше тулган 22 яшь апаслыга тәүге паспортлары тантаналы шартларда тапшырылды.
Кунаклар, авылдашлар бөтен йоласын туры китереп, кышны озаттылар. Җыр-моңга күмелгән мәйданда күңел ачучылар кайнар чәй-коймак, шашлыктан авыз итте. Ярминкә рәтләрендә җаның теләгәнне сатып алып була иде.
Дәүләт Советы депутаты, Апас округыннан депутат Илшат Гафуров апаслыларга бүләк ясады. Казан Федераль университеты артистлары “ Барысыда мәхәббәттән башлана” исемле концерт программасы тәкъдим итте. Апас һәм Каратун мәдәният йортларына килгән халык рәхәтләнеп ял итте.

25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Район Советы һәм башкарма комитетының кече залында Апас муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы булды. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе, коррупциягә каршы көрәш Советы рәисе урынбасары Алмаз Сабирҗанов рәислегендә узды. Шулай ук район башлыгы урынбасары, район башкарма комитеты урынбасары, район финанс-бюджет палатасы рәисе, үзәк хастаханә баш табибы һәм башкалар катнашты.
Шыгай авылында гомер кичерүче Мәсрүрә әби Җантимеровага 90 яшь
Шыгай авылында гомер кичерүче Мәсрүрә әби Җантимерова безне верандага чыгып, беркемгә дә “худ” бирмичә үзе каршы алды. Ачык йөзле, зиһенле, хәрәкәтчән әле ул.
Олы Бакырчы авылында яшәүче Хәдия әби Габидиновага бу көнне 95 яшь тулды. Йортлары бәйрәм төсе алган. Өйнең түрендә балалары янәшәсендә, аларның кайгыртуын тоеп хасияттә яшәгән Хадия әби бәхетле картлык кичерә. Авылда өч баласы төпләнгән аның. Төп йортта улы Заһир белән килене Венера Хадия әби сулышы белән яшиләр дисәм дә ялгыш булмас. Әбиебез һәр сүзендә аларга рәхмәт әйтеп тора.
Апас мәктәбе спорт залында Апас, Сатмыш, Биеш, Буа һәм Тәтеш районнары ир-егетләр җыелма командалары районкүләм ачык волейбол ярышында очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International