ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Борнаш авылында тантаналы төстә участок уполномоченные өчен төзелгән полиция терәк пункты белән берләштерелгән беренче йорт ачылды. Биредә тәртип саклаучы Руслан Хәйретдинов эшләячәк һәм яшәячәк.

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Яңа ел алдыннан, 21 декабрьдә Апас районы мәдәният йортында быелның икенче яртыеллыгында алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән парларны котлау тантанасы булды.


23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

21 декабрьдә Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, район мәдәният йортында зур мәдәни чара үтте. Биредә сугыш ветераннарын, репрессия корбаннарын, Алтын туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр. Алар өчен эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Өлкәннәр белән очрашуда район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты һәм изге теләкләрен юллады. Очрашу азагында ветераннарга азык-төлек пакетлары, Алтын туйларын билгеләп узучыларга Рәхмәт хатлары, ак мамык шәлләр һәм түбәтәйләр бүләк ителде.


20
декабрь, 2013 ел
җомга
22 декабрьдә 10.00 сәгатьтә КФУның математика һәм рус теле укытучылары, студентлар Апас урта мәктәбендә Бердәм Дәүләт имтиханына әзерлек буенча очрашу үткәрә.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
“Йолдызлык-2014” (“Созвездие”) фестиваленең зона бәйгеләре Ындырчы, Биеш, Балтай һәм Апас мәдәният йортларында узды.
20 декабрьдә 8.00-16.00 сәгатьләрдә “Бердәм Россия” партисе Апас җирле бүлегендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
“Мин үз һөнәрем белән горурланам!” шигаре астында Татарстанда эшче яшьләр беренче форум-фестиваленең Гала

- концерты 14 декабрьдә Казан “Пирамида” мәдәни-күңел ачу Үзәгендә тулы аншлаг белән үтте. Анда безнең районның иң зур авыл хуҗалыгы предприятиесе - “Свияга” агрофирмасы данын яклаган сәхнә үзешчәннәре дә катнашты.
16 декабрьдә район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен “Сайлау барышында хокук нигезләре һәм участок сайлау комиссияләре эшен оештыру” программасы буенча семинар-уку узды.
Район электр челтәренә җитәкче итеп Айрат Җиһаншин билгеләнде.

6
декабрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 7 нче декабрендә 7.00 сәгатьтә район Советы һәм Башкарма Комитетының утырышлар залында икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының 33нче утырышы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International