Быел, 2013 елны, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулды. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел. Шул уңайдан, Апас Үзәк балалар китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган “Ватан өчен гомерен биреп...” дип аталган тематик кичә презентациясе үткәрелде.