29 гыйнвар көнне безнең “Дулкын” бассейнында шөгыльләнүче 2000нче елгы һәм аннан да яшьрәкләрдән оешкан 12 укучыдан торган группа (тренерлары Динар Галиев һәм Руслан Гайнуллин) Буа шәһәренең “Дельфин” бассейнында йөзү буенча зона бәйгесендә катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 4 йөзүчебез призлы урыннар алдылар. 25 метрлы дистанциядә кызлар арасында Руминә Нурмиева – икенче, Илнара Дәүләтшина – өченче урыннарны, егетләрдән Ранис Сафиуллин – беренче, Илшат Кәлимуллин – өченче урыннарны яуладылар. Аларга “Иң яхшы йөзүче” медале, Мактау грамоталары тапшырылды.
Буа шәһәрендә 1997 елгы кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. Анда безнең район кызлары командасы (тренер Рәмис Гыйззәтов) кунак булып чакырылган иде. Алар Буа шәһәрендә урнашкан “Батыр” һәм “Яшьлек” спорт мәктәпләрендәге командаларга гына оттырып III урынны алып кайттылар.
Быел Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау комиссияләре оешуга 95 ел билгеләп үтеләчәк. Районыбызда бу комиссиядә бүген 56 бала тәрбияләнүче 27 имин булмаган гаилә һәм балигъ булмаган 12 яшүсмер махсус исәптә тора. Узган елда комиссиянең 26, шул исәптән 2 күчмә утырышы үткәрелде. Аларда комиссия карамагына кергән 68 эш каралды. Шуларның 56сы балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдәге ата-аналарга карый. Комиссия утырышларында шулай ук төрлечә Закон таләпләрен бозган, балигъ булмаган 11 баланың тәртибе, үз-үзен тотышы мәсьәләләре тикшерелде.
Апас агарар көллиятенең актлар залында Казан дәүләт агарар университеты вәкилләре катнашында булачак абитурентларга “ачык ишекләр” көне уздырылды. Бүгенге көн тапләпләренә җавап бирерлек студентлар хәзерләү, уку йортының материаль-техник базасы белән таныштыру, олимпиадалар һәм БДИ хәзерлек мәсьәләләре турында сүз барды.”Ачык ишекләр”гә Апас һәм Каратун урта мәктәбеннән дә укучылар килгән иде.
Бүген шулай ук Олы Бакырчы,Чирмешән, Кзыл-Тау, Тутай, Югары Акхуҗа, Сатламыш һәм Югары Ындырыч авыл җирлекләрендә дә халык белән очрашулар булды. Авыл халкын иң борчыган мәсьәлә - авыл эчендә юлларның начар булуы. Шулай булуга да карамастан, күтәрелгән проблемалар бүген уңай якка хәл ителеп бара. Быелгысы елда тагы 8 авылга асфальт юл салыначак.
Бу көннәрендә район авылларында район Советы, район Башкарма комитеты һәм районның төрле оешма җитәкчеләре белән берлектә авыл халкы белән очрашу бара. Очрашуда шул авылда урнашкан социаль объектларны: мәктәп, клуб, кибет, балалар бакчасы, фельдшерлык-акушерлык пукнтларын карау, аларның торышы тикшерелә. Шундый очрашулар районның 11 авылында узды инде.