ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Зөлфия Гайфуллина моннан 28 ел элек Апасның “Кояшкай” балалар бакчасына эшкә килә. Беренче көннән үк балаларны яратып, бар күңелен биреп эшли. Шул вакыт эчендә күпме балага тәрбия, наз, күңел җылысы өләшкән ул. Хәзер дә җиңнәре һәрчак сызганулы аның, бер генә дә эшсез утыруын, боек чагын очратмассың. Әле генә нәниләргә гимнастика ясатса, ул да түгел әйләнә-тирә мохит белән таныштыра, кул эшләренә өйрәтә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен тө­шендерә.

1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Әй, дулкынландылар, бик тырышып хәзерләнгән булсалар да каушаулары да сизелде курсантларның мәртәбәле жюри алдында. Берсенең дә яшьтәшләре алдында да сынатасы килмәде. Чөнки аграр көллиятләр арасында “Һөнәре буенча иң яхшы – 2012” зона бәйгесендә “Иң яхшы машина йөртүче” исемен алу җиңел түгел шул. Аграр көллиятнең булачак шоферларга юл йөрү кагыйдәләре серләрен төшендерүче педогог-оештыручы Рөстәм Мингазиев инициативасы белән беренче тапкыр бездә оештырылды бу бәйге. Биш районнан өч дистәгә якын егет-кыз үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.
Биеш авылы хезмәт ветераннары Блохина Нина Афанасьевна белән Колсанова Людмила Васильевналар “Балкыш” фестивалендә “Расскажу тебе кума” дигән шаян җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Алар икесе дә дистә еллар мәктәптә балаларга белем биреп лаеклы ялга чыкканнар. Хәзер дә яшьләрчә җитезлек белән авыл мәдәният йортында уза торган төрле чараларда актив катнашалар. Фестивальдән дә алар Дипломнар, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр алып кайттылар.
Корбан ае уңаеннан авыл җирлекләрендә корбан ашлары үткәрелә. Шимбә көнне Морзалар авылы клубында, Свияжский бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчасында Әмир Гәрәев, Рәис Гафаров, Зөфәр Галиуллин, Радик һәм Рамил Сибгатуллиннар исеменнән табыннар әзерләнде.

24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
“Алтын алка” Боз сараеның ишекләре бер дә ябылып тормый. Мәктәптән кайту белән балалар бирегә ашыга.
Апаста туып-үсеп, бү­генге көндә Казан шә­һәрендә мөгаллимлек итүче бер төркем райондашлар Апас туган якны өйрәнү музеена очрашуга кайттылар.

16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Борнаш авылында зур тантана үтте. Биредә 154 балага исәпләнгән, заманча, барлык уңайлылыклары булган мәктәп ачылды.

12
октябрь, 2012 ел
җомга
Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка министрлык вәкилләре килде.

9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Картлар йорты. Монда яшәүчеләр төшләренә кереп йөдәткән туган якларыннан килгән һәр хәбәрне, яңалыкны сабыйларча сөенеп, канатланып кабул итәләр. Сагыну сагышыннан бәгырьләре телгәләнгән апа-абыйларның күңелләре чайкалып түгелергә генә тора. Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарындагы картлар йортларында 17 райондашыбыз тәрбияләнә.

8
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Туган җир, туган туфрак, туган нигез дигән төшенчәләрнең кадере яшәгән саен арта бара. Кендек каны тамган җир авылдашларны, якташларны җыя, берләштерә. Данлы райондашлар үзләренең изге эш-гамәлләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Сатмышта да Сара һәм Роза Каратайлар тырышлыгы белән гап-гади бер көн чын бәйрәм төсен алды. Тантанада районара янгынга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Леонид Ромачков, "Бердәм Россия" партиясенең Апас җирле бүлеге җитәкчесе Румия Идрисова, авыл җирлеге башлыгы Заһид Шәрәфиев, дин әһелләре, укучылар һәм авыл халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International