23 сентябрьдә район Сабан туе аланы чын бәйрәм төсен алды. Биредә “Милләтләр кроссы – 2012” спорт ярышлары һәм “Ялкынлы тәгәрмәч” бәйгесе узды. Ярышның барышы һәм күңелле мизгелләре белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин да якыннан танышты.