ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Һәр елның 2 апрелендә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, үзәк балалар китапханәсендә “Балалар китабы атналыгы” бара. 
Әле июнь аенда гына район үзәгендә прокуратура бинасының нигез ташы салынган иде. Кыска гына вакыт аралыгында барлык уңайлыклары булган бина сафка басты һәм файдалануга тапшырылды.

2
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Район үзәк хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде. Ул – әлегә кадәр 5 ел Казан хәрби госпитален җи­тәкләгән Әхмә­т­янов Линар Әнәс улы. Әлеге чарада ТР Сәла­мәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин, тирә-күрше районнарның баш табиблары катнашты.

25
март, 2013 ел
дүшәмбе
20 мартта район мәдәният йортында “Йолдызлык-Созвездие-2013” балалар һәм яшьләр иҗаты эстрада сәнгатенең 13нче Республика телевизион фестиваленең районкүләм Гала-концерты узды.

7
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Алдынгылар җыелышларында күп йөрдем, гел макталып тордым. Биш бала үстердем, колхозның бер эшеннән дә калмадым. Иң күп чөгендер уңышы ала идем. Авыр хезмәтне күп башкарсам да, шөкер, 90 яшемне дә күрдем. Эш кешене чыныктыра гына ул”, – дип сөйли-сөйли тормыш юлы белән таныштырды Дәвеш авылында гомер кичерүче Һәдия әби Камалова.
Борнаш урта мәктәбенең 5 класс укучысы Илүзә Зәйнуллина (җитәкчесе Фирдәвес Бикмурзина) тарихи-мәдәни мирас елына багышлап уздырылган “Дулкыннар” бәйгесенең район турында беренче урынны яулап, Апас данын якларга Казанга барды. Ул республикакүләм бәй­гедә “Зөһрә” әкиятен сөй­ләп, “Нәфис сүз” номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Районга эшлекле визит белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Муратов килде. Ул Мазиково авылында яңа клуб, фельдшер-акушерлык пункты һәм Иске Әнәле авылында барлык уңайлыклары да булган модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнашты

6
март, 2013 ел
чәршәмбе
Яшел Үзәндә мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм Спартакиадасы үтте. 45 район командасы арасында апаслылар да бар иде. Ярышлар чаңгы, дартс, өстәл теннисы, шорт-трек, шахмат, канат тарту, турникта тартылу, гәүдәне күтәрү һәм башкалар буенча оештырылды. Монардан тыш җитәкчеләр арасында чаңгы ярышы узды һәм район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина икенче урынны яулады.
– Биеш мәктәбе спорт залында район хәрби комиссариаты призларына район тарихында беренче тапкыр үткәрелгән мини-футбол матчларында 14 команда, 100дән артык әзерлекле спортчы катнашты.
Яшьләрне китапханәләргә тарту, китапка мәхәб­бәтләрен арттыру, эстетик тәрбияләрен үстерү, сәнгатькә кызыксыну уяту максатыннан һәм шулай ук танылган биюче Рудольф Нуриевның тууына 75 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы конкурс игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International